Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова: «Кечкенә чакта «бульон» ашарга хыялландым»

Барлык җырчылар арасында иң матур Инстаграм аккаунты, мөгаен, Илсөя Бәдретдинованыкыдыр. Кызыклы, тормышчан текстлар язып, иң күп лайкларны ул җыя.

Берничә кызыклы язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.
"Ата черки ана черкидән ике тапкыр азрак яши. Ата черки гел чәчкә нектары белән туклана, ә ана черки гел кан эчә. Хайван канымы, кешенекеие - барыбер аңа. Болай гына яздым инде. Әмма уйланырлык нәрсә бар".



Паркта кукуруз ашап утырган фотосы астына ул болай дип язган:
"Әгәр дә миңа бәләкәй чакта: "Үскәч, кукурузны 100 сумга алып ашаячаксың дисәләр, билләхи, ышанмас идем! Әти трактор арбасы белән алып кайтып бушатканда беркемгә дә кирәкми иде ул. Ә бүген шундый тәмләп ашадым, белсәгез?!"

"Бәләкәй чакта аш-су тапшыруын караганда "бульон" дигән сүзне ишеттем дә, "Үскәч, бульон ашап караячакмын", - дип, хыялландым. Бик соң гына мин ул бульонны көн дә ашап үскәнемне аңладым. Дөресен генә әйткәндә, әби шул бульоннан башка бүтән нәрсә пешерә дә белми иде бугай. Аның урынына, ничек итеп ул бульонны пешерә иде?! Шулпага җилекле зур ит кисәге салып! Ә кайвакыт: әз генә сыер, әз генә тавык, яисә әз генә каз итен кушып. Кайнап чыккач, туртасын әйбәтләп җыеп, шулпа чип-чиста була иде. Тозлап, суган салып, озак итеп кайната иде. Бу сиңа ресторанда бирелә торган, өстендә ике генә түгәрәк өре йөзеп йөри торган бульон түгел! Ә чын, өреле шулпа!"

"Картадан акча салдырганда сандугачлар сайрый торган тавыш куган идем. Бер айга чыдадым: сандугачларны күрә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Бүген, кофе эчкән саен, карта белән түләгәч, үзем дә сизмәстән: "Уффф, кычкырма әле йөрәгемне ярып син дә", - дип кычкырып җибәрдем. Официант кыз: "Извините, я не хотела", - ди. Мин аңа кычкырдым дип уйлады. Һаман уңайсызланып йөрим".

Реклама



Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм фотолары аның уңган хуҗабикә икәнен дәлилли. Узган ялларда бик тәмле булып күренгән тәбикмәк өеме белән фотога төшеп, рецептын язган.

"1 йомырка, бер зур пакет кефир, әз генә тоз, әз генә сода, ике зур калак шикәр комын һәм 1 калак көнбагыш маен миксер белән яхшылап ботыйм да, әз-әзләп он куша башлыйм. Камыр сыек каймак кебек булырга тиеш. Көйми торган табада, талгын утта пешерәм. Пешерә барам, ак май белән майлый барам. Бик тиз һәм бик тәмле. Нууу, аның янына: мәтрүшкәле чәй, куе каймак, карлыган кайнатмасы һәм башкалар..."


http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев