Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова: «Кабат Илфакның җырларын җырлый башлыйм»

Сентябрь аеннан җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа концерт программасы белән гастрольгә чыгып китә. Быелгы сезонда тамашачыны нинди яңалыклар көтәчәге турында җырчы «Безнең гәҗит» укучылары белән дә уртаклаша.

- Илсөя, җәйне ничек уздырдыгыз, ял итеп булдымы?

- Дөресен әйткәндә, минем җәйләр яңа концерт программасына әзерләнеп үтә инде. Ләкин шул арада авылга да кайтып килдек, улым белән икәүдән-икәү генә буласы килгәнлектән, Төркиягә дә барып кайттык. Туган җирем Лениногорск районының Иске Шыгыр авылында әтием яши. Аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау. Ул уртанчы апай белән җизни карамагында, бергәләшеп төп нигездә яшәп яталар. Шунда кайтам мин. Авылга кайткач һәр көнне бәлеш ашарга туры килде. Әле үзебез пешерәбез, әле дуслар, туганнар чакыра: чыгып китәм дә йөреп кайтам…

- Концертларыгыз кайчан башлана һәм тамашачыга нинди яңалык алып киләчәк?

- 5нче сентябрьдә башта Оренбургка чыгып китәбез, соңыннан Башкортостанга, аннары Татарстанга керәбез. Мин узган елны яңа программа белән февраль аенда гына чыктым бит. Гадәттә сентябрьдә чыга идек. Шунлыктан узган елда эшләнмәгән районнар күп калды, менә шул районнарда октябрьгә кадәр эшләп бетереп, аннары башка районнарга яңа программа белән чыгарга исәп. Тик чиста узган елгы программа гына түгел бу, ул - катнаш булачак, чөнки, боерган булса, Илфакның җырларын җырлаячакмын. Шулай ук моңарчы эшләп карамаган яңа юнәлештә эшләп карарга исәп. «Бу - татарга хас юнәлеш түгел!» - дип, сүгәрләр инде, ләкин мин бу атакага әзер. Чөнки бу минем күңел кушкан әйбер һәм эшлисе килгәнне эшләп карый торган гадәтем дә бар. Ул кадәр, әллә нәрсә, бөгелеп төшеп аякны селкеп ята торган әйбер дә түгел ул үзе, ләкин шулай да әз генә башкачарак юнәлештә. Әйткәнемчә, Илфакның 15 ел дәверендә яңгыраган, язылган җырлары җырланачак. Аның иң беренче булып язган җыры - «Күңел», мәсәлән. Аннан соң, Илфак үләр алдыннан яздыра башлаган бер җыр… Ул аны диктофонына яздырган булган. Бер куплетын. Һәм ул җыр язылып бетмәгән, шунда өзелгән. Миңа бу язманы аның кызы тапшырды. Ул фәлсәфи, җиңел генә темага язылган җыр. Концерт программамда Илфакның якынча 8-9 җырын җырларга планлаштырам.

- Авторлык хокуклары дигән әйбер сезгә бу мәсьәләдә киртә булып тормаячакмы соң инде?

- Минем кулымда юридик документлар юк, шуңа күрә, дөресен генә әйткәндә, алда нәрсә булып бетәчәген әлегә белмим. Ләкин башымны киссеннәр, сәхнәдән бәреп төшерсеннәр, үзем исән чакта Илфакның җырларын йөртәчәкмен. Монда дөрес аңларга кирәк. Әгәр дә халык: «Моның Илфакның җырларын кулланып каласы килә инде!» - дип фикер йөртсә, бу бик ялгыш фикер. Минем хәзерге көндә бөтен авторлык хокуклары үземдә булган 30-40 җырым бар, һәм программаны башкарып чыгарга ул «әйләнеп чыгып җитә». Программаны эшләү өчен 18 генә җыр кирәк чөнки. Мин аларны төшереп калдырып Илфакның җырларын кертәм. Ни өчен дигәндә, чөнки бу - иҗат һәм ул бетмәскә, югалмаска, Илфакның исеме онытылмаска тиеш. Теләсәләр дә теләмәсәләр дә минем дә 13 ел гомерем шуларда, мин дә иҗат иткән әйберләр бу. Иртәнге бишкә кадәрле йокламыйча язып утырган җырлар алар. Анда минем дә өлешем бардыр, дип уйлыйм. Эш анда гына түгел, Илфакның исеме дә югалмасын.

- Бу адымга барыр алдыннан кем белән булса да киңәшләштегезме?

- Киңәшләштем дип әйтә алмыйм. Мин хәзер кем белән нәрсәдер сөйләшергә дә куркам һәм аны теләмим дә. Фикерләр бик күп, үз фикерем белән яшим. Ничек әйтсәм дә барыбер сөйләячәкләр, гаеп табачаклар. Тегеләй дә ярамый, болай да ярамый… Бу гаеп эзләүләрдән өстенрәк булырга кирәк, дип фикер йөртәм.

- Улыгыз ни хәлләрдә? Әтисенең үлемен ул да бик авыр кичергән иде…

- Улым хәзер нормальләште. Аның белән мәктәпкә әзерләнәбез әле, киемнәр алдык үзенә. Күптән түгел генә фотосессия ясаттым малай белән: «Үсеп җиттең, кызлар белән йөри башласаң, бөтенләй миндә кайгың булмас инде, балакаем. Әйдә әзрәк самимилегең, балалыгың булган вакытта фотога төшереп калдырыйм әле сине!» - дип, икәү барып фотосессия ясаттык.

- Илфак абыйның төшегезгә кергәне бармы?

- Баштагы чорларда бик еш керде төшемә. Матур итеп керде. Нәрсәгәдер көлешәбез үзебез генә аңлый торган сүзләр бар иде, шуларны әйтешәбез. «Минем сиңа әйтәсе килгән сүзем бар», - дип, ниндидер тузга язмаган кызык сүзләр әйтеп куя иде. «Теге вакытта шулай булган иде бит», - дип, үткәннәрне искә ала. «Хәзер аны искә алудан мәгънә юк бит инде», - дим үзем төшемдә. Сирәк-сирәк кенә булса да, әле дә керә…

Реклама

Әңгәмәдәш - Айгөл ЗАКИРОВА

Бирешмә син, Илсөя!

Язмышлардан узмыш юк бит,

Үзенекен итә күрәчәк.

Үлгән артыннан үлеп булмый,

Аяз, якты булсын киләчәк.

Ходай тырышлыгың биргән,

Эшең барсын гел алга.

Авырлыкка түзү кирәк,

Сабырлык бирсен Алла.

P.S. Авыр чакта бер җылы сүз әйтүче булса да, рәхәт булып китә бит. Мин үзем дә дүрт бала белән калган кеше. 39 яшем тулып кына киткән иде әле. Аллага шөкер, хәзер бар балам да башлы-күзле. Сәламәтлек кирәк, сәламәтлек булса, тормыш бара ул.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев