Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова: «Илфак нәрсә әйтер иде икән?» – дип үз-үземнән сорыйм» - Шәһри Казан газетасы

Бүген "Шәһри Казан" газетасның якын дусты, эстраданың якты йолдызы - Илсөя Бәдретдинованың туган көне. Җырчыны ихластан тәбрикләп, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.Тормыш юлыгыз бәхетле, ә иҗатыгыз тагы да уңышлырак булсын! Улыгызның игелекләрен күрергә язсын!

Сезнең игътибарга җырчының редакциябез журналистына күптән түгел биргән интервьюсыннан өзек тәкъдим итәбез.

- Илфак Шиһапов исән чагында үзенең бөек икәнен белә идеме?
- Юк. Беләсеңме, нәрсә дип әйтә иде?! "Илсөя, күз алдына китерәсеңме, берәр кайчан мин булмаячакмын, берәр кайчан син дә булмаячаксың... Һәм, миңа калса, безне шулчак кына бәяләрләр". Чөнки без һәрвакыт халык белән идек, халык яклы булдык. Шулай булды да ул. Ачыктан-ачык әйтә алам, халыкка яхшы булам дисәң, үләргә кирәк. Ә исән чагыңда синең турда гайбәтләр генә сөйлиләр. Ә янып-көеп эшләп йөргәнеңне берсе дә күрми.

Ә Илфак бөтен җирдә дә иде - эстрадада да, журналистикада да, тарих өлкәсендә дә... Әмма ул үзенең исемен яктыртырга яратмый иде. Күп очракта аның идеяләрен кулланып, "үзенеке" дип йөргән кешеләр була иде.

Илфак Илфак иде инде ул. Аңа башкача караш белән карарга кирәк иде. Аның белән шулкадәр җиңел һәм, шул вакытта, бик авыр була иде. Бер минут эчендә берничә төрле шәхескә әйләнергә мөмкин иде. Катлаулы кеше. Мин аңа исән чагында да: "Синдә - "горе от ума", - дип әйтә идем. Ул чынлап та шулай. Ул бик күпне белә иде һәм физик яктан үз акылын куып җитә алмый иде. Идеяләре бик күп туа, әмма аларны тормышка ашырырга җитешми. Ул һәрчак бар кешегә дә ярдәм итәргә ашыкты, әмма өлгерми иде. Ахыр чиктә, Илфак начар кеше булып кала иде. Ул "юк" дип әйтә белмәде.

Реклама

Бүгенге көндә нинди генә эшкә алынсам да: "Илфак нәрсә әйтер иде икән?"- дип үз-үземнән сорыйм. Илфак кына түгел, улым күзлегеннән дә анализлыйм. Ә улым - ул Илфак. Кыяфәте, йөзе генә түгел, фикерләве дә, акылы да. Аны тәүге тапкыр күргән кешеләр: "Илфак басып тора", - дип телсез кала. Әйе, минем өйдә Илфак яши. Ул хәзер җырлар яза башлады. Менә аңа 14 кенә яшь, ә сөйләшүләре 50 яшьләрдәге ир-атларныкы кебек. Хәтта кайчак куркып та куям. Мин аны түгел, ә ул мине яшәргә өйрәтә.

Бөркөнне аптырап калдым... Улым яныма килде дә: "Әни, син иҗат кешесеме?" - ди. "Әйе", - дип җавап бирдем. "Юк, син иҗат кешесе түгел. Син - бизнесвумен. Бөтен татар эстрадасы - бизнесменнар, шуңа күрә дә сәнгать шундый хәлдә. Син бит һәрчак һәрчак: "Бу җырны җырласам, халык кабул итә алыр микән?" - дип уйлыйсың. Ахыр чиктә ул җыр белән акча эшләп буламы-юкмы, шуны уйлыйсыз. Ә иҗат кешесен ул башка кеше фикере бөтенләй дә кызыксындырмаска тиеш. Йөрәге, күңеле нәрсә куша - ул шуны эшләргә тиеш", - ди. Әйе, моны Илфак баласы миңа аңлата, аның тормышка карашы бөтенләй башка төрле.

Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Илфакның да шулай иде. Мәсәлән, мәктәптә: "Сезгә укыту системасы ошыймы?" - дигән сораштыру үткәргәннәр. Бөтенесе "әйе" дигәндә, бер минем бала гына "юк" дигән. Янәсе, җәй көне 3 ай буе ял итү файдага түгел. Аның ике ай укып, бер ай ял итәсе килә. Һәм аңлатып китә... Янәсе, 3 ай эчендә бөтен белгәнен онытып бетә. Аның 30 градус салкында түгел, ә эссе җәйдә матур шортик белән рубашка киеп укырга йөрисе килә. Мәктәпнең дресс-коды ошамый аңа. "Ни өчен миңа галстук кидерәләр?" - ди ул. Янәсе, аңа андый стиль ошамый һәм ул галстук аңа бик комаучалый, дәрес вакытында уйларын чуалдыра...

Күпләр миңа: "Ник улыңны тыймыйсың?" - диләр. Юк, мин аңа бернәрсә дә әйтмим. Ул шәхес буларак үзе үсештә һәм ник мин аны бетереп ташларга тиеш. Әйе, бүген тыярмын, иртәгә... Әмма берәр кайчан ул барыбер үзенекен эшли башлаячак. Мәсәлән, Илфак Шиһаповны тыеп тотып була идеме соң? Юк.

- Элекке образыгыздан бүгенгесе аерыла. Кайчандыр Илфак Шиһапов тудырган образны кире кайтарасыгыз килмиме?
- Тышкы кыяфәт үзгәрсә дә, эчтәге бунтарство барыбер калды бит! Әмма 40 яшькә җиткәндә дә бот төбеннән итек киеп, фәхишәләр турында җырлап йөри алмыйм бит.

Әйе, кемгәдер минем элекке дә, бүгенге дә образ ошамый. Әмма аларга ошыйм дип, ясалма булып йөри алмыйм бит. Ничек бар - шулай кабул итәләр, юк икән, димәк, юк. Аннары, минем турда: "Тәмәке тартып шулай тавышы карлыккан икән", - диләр.Тәмәке түгел, бер бокал шампан шәрәбе эчеп тә сәхнәгә чыкканым юк. Юк, үземне контрольдә тота алмасмын дип куркып түгел, ә тамашачыга хөрмәт йөзеннән. Ни өчен әле халык акча түләп, исерек Илсөяне карарга тиеш?! Бәлки ул кеше өйдәге исерегеннән качып, бераз ял итергә, тамаша карарага килгәндер. Кеше сөйли инде, нәрсә эшлисең?! Артык игътибар бирмәскә өйрәндем инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев