Саба ТВ

ИлСаф өйләнгән! (ФОТО)

Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) Инстаграмында шушы фотосюрпризны урнаштырды. Җырчы 15 ел никахлашып торган хатыны белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бер сүз белән әйткәндә: ИлСаф бүген өйләнгән!

"Зиләмә сабырлыгы, улларыбыз өчен рәхмәт! Исәнлек-саулыкта, бәхет-шатлык белән балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын" дип яза ул фото астында.

ИлСаф белән Зилә ханымның уллары Җәмилгә – 11, Аязга – 3 яшь. Өлкәне спортны үз итә, йөзү белән шөгыльләнә. Кечкенәсе – балалар бакчасына йөри икән. 

Беренче хатыныннан булган кызы Энҗе хәзер үзе әни: ИлСафның кечкенә оныгы Сәфинә бар.

 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: