Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илназ Сафиуллин, татарча җырлавын ташлап, Мәскәүгә китеп барганмы?

Илназ Сафиуллин хакында, татар эстрадасын ташлап, Мәскәүдә яшәп иҗат итә башлаган дигән сүзләр йөри. Аның "Прости" дигән русча җыры Russian musicbox халыкара музыкаль телеканалының "Раскрутка" проектында беренче урын алган.


Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен "Интертат.ру" хәбәрчесе Илназның үзе белән хәбәргә чыктык.

Реклама


- Юк ла! Кем әйтте сезгә моны? Мин Мәскәүдә яшәмим, анда эш буенча гына еш йөрергә туры килә. Мин Казанда торып иҗат итәм, - диде Илназ. - 16 яшемнән бирле мин татар җырлары белән беррәттән рус телендә дә җырлар иҗат итәм. Бик зур теләгем бар иде - бер-ике русча җырны Татарстанда гына түгел, ә башка җирләрдә дә ишеттерәсем килде. Үземне күрсәтәсе түгел, ә нәкъ менә ишеттерәсе!!! "Раскрутка" проектында катнашуым да шуңа бәйле. "Бер үбәсем килә" һәм "Рәхмәт" дигән җырларымны рус телендәге вариантын яздырдым, рус версиясенә клибын да төшергән идем. "Рәхмәт" җырын русчасын "Прости" дип атадык. Шушы җырларны мин Russian musicbox каналының электрон адресына юллаган идем. Ул бик танылган канал, аны бөтен дөньяның рус телле аудиториясе карый. Шуннан соң әлеге канал минем белән элемтәгә чыкты. Очрашып күрештек, алар минем җырларны ошатты. Бу минем өчен бик зур шатлык булды, җырларымның сыйфатын югары бәяләүләре миңа алга таба эшләргә зур стимул бирде. "Раскрутка" проектында катнашырга тәкъдим иттеләр, нәтиҗәдә мин анда беренче урынны яуладым. Минем өчен җан аткан дусларыма һәм тамашачыларыма зур рәхмәт. Шулай итеп "Прости" җыры әлеге каналга бер айга ротациягә керде. Ә июль, август айларында "Бер үбәсем килә" җырының русча вариантына клип та күрсәтеләчәк.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев