Реклама
Илнар һәм Ләйсән Сәйфиевлар гаиләсендә бик зур сөенеч. Кызлары Ләйләгә иптәшкә энекәш белән сеңелкәш алып кайтканнар. Әйе-әйе, берьюлы малай белән кыз - Ләйсән 13 май көнне игезәкләр алып кайткан.
Ләйсәннең дә, сабыйларның да хәле яхшы, дип сөйләде Матбугат.ру хәбәрчесенә Илнар үзе. Бик матур итеп Аяз белән Айзилә дип исем кушканнар. Ә Ләйсәнгә Илнар шушы сөенечтән машина бүләк иткән.
Сәйфиевлар гаиләсен чын күңелдән котлап, балаларының тәүфыйклы, озын гомерле һәм бәхетле булып үсүләрен телибез.
---
Матбугат.ру
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз