Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ильмира Нәгыймова: «Мине дошман итеп күргән җырчылар бар, алар хәтта исәнләшми дә» - Шәһри Казан

Сүз дә юк, бүгенге көндә яңалыклар генераторы - ул инстаграм социаль челтәре. Ильмира Нәгыймова анда үзенең аккаунтыннан тыш, улы Камилнекен дә алып бара. Тик менә мөлаем Ильмирага тискәре хатлар язучылар күп. Кемдер аны өен җыештырмаган ди, кемдер киенүен ошатмый... Җырчы мондый комментарийларга ничек карый соң? - Исем дә китми! Гел...

Сүз дә юк, бүгенге көндә яңалыклар генераторы - ул инстаграм социаль челтәре. Ильмира Нәгыймова анда үзенең аккаунтыннан тыш, улы Камилнекен дә алып бара.

Тик менә мөлаем Ильмирага тискәре хатлар язучылар күп. Кемдер аны өен җыештырмаган ди, кемдер киенүен ошатмый... Җырчы мондый комментарийларга ничек карый соң?
- Исем дә китми! Гел яхшы әйберләр генә язып торырга тиеш түгелләр бит. Алайга калса, бик күңелсез булыр иде. Сүз дә юк, бар кешегә дә ошап бетеп булмый. Бер дә үпкәләмим. Ул өе җыештырылмаган дигән фото - 90 яшьлек әбинең фотосы. Шунда балага карыйсы урында, өй тикшереп утыралар.
Аннары, артистлар бит үзләре дә бер-берсенә шундый комментарийларны язып утыра. Əйе, башка исем астында теркәлә дә. Бер телефон номерына биш аккаунт бәйләп була, әнә шулай эшли дә алар. Ə мине дошман итеп күргән коллегелар бар, алар хәтта сәхнә артында исәнләшми дә. Миңа калса, һәр җырчының үз көндәше бар. Нишлисең, шундый өлкәдә эшлибез.
Иң сөендергәне - Руслан белән безнең арага кереп, гайбәт сөйләп йөрмиләр. Хәтта кайчандыр безнең турда «аерылышалар» дигән сүз чыккач та, халык бертавыштан: «Берүк, бергә булыгыз!» - диде. Ничек кенә аерым җырлыйсы килсә дә, тамашачы безне дуэт буларак ныграк ярата. Ə бу иҗатка тагын да илһамландыра, мәхббәтебезне көчәйтә. Рәхмәт сезгә, тамашачыбыз!

    Зоя СОЛОШИНА
    Шәһри Казан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев