Саба ТВ

Илмира Нәгыймова хастаханәгә эләккән?

Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова суык тидереп хастаханәгә эләккән. Җырчыны 80 яшьлек әбиләр белән бер палатага салганнар. Илмира моңа көенгәнме, әллә сөенгәнме?

- ОРВИ, грипп белән хастаханәдә ятам. Күршеләрдән уңдым: сиксәндәге ике әби әле дә 18 яшьлек кызлар кебек позитив. Температурам 40 булса да, кәефне күтәрәләр, алар белән мин дә елмаям. Сәламәтлегегезне саклагыз! - дип язган Илмира Нәгыймова. Бу уңайдан ул Базарлы Матактагы концертының 25енә күчерелүен дә хәбәр итә.

Илмираның тизрәк савыгуын, тамашачыларын куандыруын теләп калабыз!

intertat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: