Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ИлГәрәй үлем хәлендә сәхнәгә чыккан

Бу көннәрдә Казанда җырчы ИлГәрәйнең концерты узды. Концерт буласы көнне артистның кинәт хәле начарланган. Үзен яхшы хис итмәве ИлГәрәйнең чыгышында да чагылды.

"Күптән түгел Мәскәүдә узган концертта чыгыш ясадым. Гримеркасында салкынча иде, шунда суык тигәндер дип уйлыйм. Ә концерт көнне хәлем тагын да начарланды, температура 39 градуска кадәр менде. Ләкин концертны өзәргә ярамый, тамашачым мине көтә", - дип сөйләде концерт алдыннан Интертатка ИлГәрәй.

Шуны да әйтергә кирәк, быел ИлГәрәйнең иҗатына 15 ел тулган. Концерт шуның белән дә истәлекле булды. Тамаша нәрсә белән истә калды соң? Беренчедән, ИлГәрәйнең сәхнә киемнәре үзенчәлекле һәм бик зәвыклы иде. Хәер, ул элек тә эстрадада "модный" киемнәре белән аерылып торды. Икенчедән, сәхнәдәге ут, экран сыйфаты шундук күзгә чалынды. Өченчедән, концертта ИлГәрәйнең якын дусты Венер Сәлимов, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, ИлГәрәйнең олы кызы Әдилә Гәрәева катнашты.

Артист узган ел арабыздан киткән җырчыларны да искә алды. "Хәния апа Фәрхи белән дуэт җырлау хыялы бар иде. Кызганыч, бу хыялым тормышка ашмады. Әмма бүген мин аның җырын башкарам", - дип ул Хәния Фәрхинең "Китәсең" җырын башкарды.

ИлГәрәй авыртуы турында сер бирергә теләмәсә дә, ахырдан тамашачыдан гафу үтенде. Концерт тәмамлангач, җырчының хәлен белергә теләп, сәхнә артына кердек. Гримеркадагы өстәлдә дарулар ята иде. Күрәсең, ИлГәрәй кич буе дару эчкән. "Кычкырып елыйсым килә. Шатлыктан! Үлем хәлендә диярлек сәхнәгә чыктым. Ләкин Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады, концертны ахырына кадәр ерып чыктым. Тамашачым мине җылы кабул итте, алкышларга, чәчәкләргә, бүләкләргә күмде", - диде ул.










Илгәрәйнең хатыны һәм кызлары



http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев