Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Илфакка бөтен сер дә сыя иде..."

"Илфакка бөтен сер дә сыя иде. Аңа сөйләгән әйбер читкә чыкмаячагына һәрчак ышанырга мөмкин булды", - ди продюсер, журналист Илфак Шиһапов хакында каләмдәше Марат Кәбиров.

Язучы, журналист "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, Илфак Шиһапов бик ярдәмчел кеше булган. Ул Марат Кәбировка да зур ярдәм күрсәткән.

"Мин Казанга күчеп килгәндә, бер кешене белми идем диярлек. Шул чагында миңа Илфак ярдәмгә килде. "Снимать" итәргә арзанга гына фатир табарга булышты. Мин башкалага күчкәндә, Илфак "Оскар" студиясендә эшли иде. Ә минем эш аз акчалы. Берсендә ул миннән туйлар алып бара беләсеңме, дип сорады. Мин беләм дигәч, әйдә минем белән, дип, үзе белән ияртте. Белмәсәк тә, бергә тамада булып йөргән идек. Үзенең кулыннан килгәнчә, ул мине эш белән тәэмин итәргә тырышты. Югыйсә, мин аңа кем инде? Аңа кадәр аралашып торган да булмады", - ди Марат Кәбиров.

Икесе дә "Шәһри Казан" газетасында эшләгәнлектән, алар һәрвакыт аралашып торган.

"Күбрәк Илфакка мин шалтырата идем. Берәр язмаң юкмы, шуны эшләп булмыймы, дип шалтыратсам, борчылма, эшлибез, дия иде. Илфак сүзендә тора торган кеше булды", - ди Марат Кәбиров.

Аның фикеренчә, Илфак Шиһаповны бер кеше белән дә чагыштырып карау мөмкин түгел.

"Һәр кешенең үз язмышы, үз тормышы. Кемнедер саклап калып була, дигән әйбергә мин бөтенләй ышынып бетмим. Кырыенда саклап утырсаң да, кешене саклап калу мөмкин түгелдер. Язмыштан узып булмый", - дип саный Марат әфәнде.

Билгеле булганча, танылган продюсер, журналист, язучы Илфак Шиһапов 30 май көнне арабыздан китте. Аңа 49 яшь иде.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев