Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илфак Шиһапов үзенең авыруы турында февраль аенда ук әйткән

Илфак Шиһапов сәламәтлеге начар булуы турында февраль аенда ук әйткән булган. Аның дусты һәм коллегасы, журналист Лилия Сөнгатуллина шул хакта белдерде. Бүген язучы, җырчы, продюсер Илфак Шиһапов Казандагы фатирында вафат булды.

Лилия Сөнгатуллина Илфак белән күптәннән таныш булуын әйтте. "Әле мин "Татарстан яшьләре"ндә эшләгәндә дә читтән торып яза иде. Күп кенә мәкаләләр җибәргәләде. Соңнан ул Илсөя (җырчы Илсөя Бәдретдинова - ТИ) белән Казанга күченеп килде. Казанда ул мәкаләләр язуын дәвам итеп, бер үк вакытта җырлар яза башлады, продюсерлык белән шөгыльләнде. Казанга күченгәч, ул үзенең хыялларына чумды. Ул, гомумән, хыялыйрак кеше булды. Хыяллары артып китә дә, кинәт кенә сүрелә торган кеше. Хисле кешеләр алар шундый буладыр да", - диде Лилия Сөнгатуллина.

Лилия Сөнгатуллина Илфак Шиһаповның үлемен аның хисле, эмоцияле кеше булуы белән бәйли: "Ул көчле кеше иде. Мин аңа шакката идем. Үзендә ихтыяр көче булган кеше генә 40 килограммга ябыга ала. Бер яктан ул шундый нык кеше булса, икенче яктан тәмәкедән арына алмады, дип яза Татар-информ. Бәлки, Илсөя белән аерылу да аның күңелен җәрәхәтләгәндер. Мәхәббәт бит ул кешене аягыннан да ега ала", - диде ул.

Илфак Шиһапов үзенең авыруы турында февраль аенда ук әйткән булган.

"Без Илфак белән инде шактый вакыт якыннан аралашмаган идек. Соңгы тапкыр язышканда да ул ничектер башкачарак язышты. Газетаң чыгамы дигән сорауга "чирләп киттем әле", - дип язган. Мөрәҗәгать белән язган хатыма да "шалтыратырмын", - дигән. Димәк, аның сөйләшерлек хәле булмаган", - дигән фаразларын әйтте Лилия Сөнгатуллина.

Реклама

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев