Саба ТВ

Илфак Шиһапов туган авылында җирләнде [+фотолар]

Кичә төштән соң Илфак Шиһапов гәүдәсе туган авылы Иске Иштирәк авылы зиратына иңдерелде. Аны җирләргә республикабызның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары гына түгел, Самара, Башкортстан якларыннан да зур дәрәҗәле кешеләр Фән Вәлиәхмәтов та кайткан иде. Бөтенесе аны киң күңелле, туры сүзле журналист һәм тарихчы, продюсер булганын әйтте. Татар халкы өчен бу...

Кичә төштән соң Илфак Шиһапов гәүдәсе туган авылы Иске Иштирәк авылы зиратына иңдерелде.
Аны җирләргә республикабызның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары гына түгел, Самара, Башкортстан якларыннан да зур дәрәҗәле кешеләр Фән Вәлиәхмәтов та кайткан иде. Бөтенесе аны киң күңелле, туры сүзле журналист һәм тарихчы, продюсер булганын әйтте. Татар халкы өчен бу зур югалту булуын ассызыкладылар.
"Күп еллар "Заман сулышы"нда бергә эшләгән хезмәттәшебезнең үлемен без дә бик авыр кичердек. Ул безнең күңелләрдә эчкерсез, һәрвакыт эзләнүчән, ярдәмчел кеше булып һәрвакыт сакланыр. Елмаюлы йөзе күз алдыбыздан китмәс. Авыр туфрагың җиңел булсын, Илфак! Якыннарына Ходай сабырлык бирсен", - дип яза "Заман сулышы" газетасы.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: