Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илһам Шакировка Әлфия Авзалованың вафаты турындагы авыр хәбәрне җиткергәннәр

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар. "Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп, күңелле итеп җырлашып утыру иде бу.

Илһам абый җырлап җибәрә, Әлфия апа кушыла... Бик күңелле очрашу булган иде, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. - Икесе дә туксанга таба бара бит инде. Исән килеш соңгы очрашу булганын сизенгәннәрдер. Шулай да сөйләшә алганда телефоннан да аралашып тордылар", дип яза «Татар-информ».

"Бүген төнге 3ләрдә кызы Зөлфия белән сөйләштек. Иртәнге 6ларда Илһам абыйга Әлфия апаның вафаты турында әйттем. "Нишлисең инде, энекәш", - дип бик озак уйланып утырды", - дип дәвам итте Илһам Шакировның ярдәмчесе.

Ул Илһам абый Шакиров исеменнән Әлфия Авзалованың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын җиткерде.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев