Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илһам Шакиров фатиры буенча суд карары билгеле: кем җиңгән?

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Илһам Шакировның туганнары һәм Хаҗиев арасында чыккан тарткалаш турында карарын чыгарды. Ләкин җырчыдан калган фатир өчен көрәш дәвам итәчәк. Мәрхүмнең якыннары Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять бирергә җыена.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә халык җырчысы Илһам Шакиров фатиры өчен барган көрәшкә җомга көнне нокта куелды. Мәхкәмәдә бу эш 11 марттан бирле карала иде. Шул өч айга якын вакыт эчендә алты утырыш үтте, җиденчесендә, ниһаять, хөкемдар Яна Малкова карар чыгарды. Дәгъвачы –​ Илһам Шакировның апасы Зәйнәп Гәрәеваның мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде.
 
Илһам Шакиров вафат булуга өч көн узгач аның бертуган апасы 1929 елгы Зәйнәп Гәрәева мәхкәмәгә дәгъва тапшырган иде. Русча начар белгән, көчкә йөрүче 90 яшьлек әби исеменнән вәкил буларак улы Вәкыйф Гәрәев килгән иде. Зәйнәп Гәрәева җырчының Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан 78 дүрткел метрлы фатирына дәгъва итүен белдерде. Әлеге фатирда Илһам Шакиров бакыйлыкка күчте.
 
2018 елның 11 маенда җырчының бу фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка күчерелгән иде.​ Килешү нигезендә җырчыны тәрбияләгән зат рента түләүче буларак бара. Документка ярашлы, ул Илһам Шакировны тәрбияләп торырга мәҗбүр һәм авыру вафат булганнан соң, күчемсез милек Хаҗиевка күчәргә тиеш. Гәрәева исә, мәрхүмнең бердәнбер турыдан-туры варисы буларак, энесенең фатирына аның гына хакы бар дип җиткерә.
 
Мәхкәмә утырышларында Вәкыйф Гәрәев үзе бер сүз дә әйтмәде, ике адвокат кына эшләде. Гәрәев вәкилләре узган алты утырышта рента килешүе дөрес төзелмәгән, чөнки Илһам Шакиров акчага мохтаҗ түгел, аның кесәсенә ай саен 74 мең сум кереп барган, ни өчен абыйлары сау-сәламәт чакта ук үзен караган кешегә фатирны мирас итеп калдырмый, нишләп Хаҗиев рәсми рәвештә үзен "опекун" дип рәсмиләштермәгән кебек аргументлар китерде.
 
Соңгы утырышта исә бу сүзләр яңадан кабатланды, моннан тыш, мәхкәмәгә чакырылган өченче затлар – Илһам Шакировның бертуган абыйсы Кыяметдиннең кызы Руфия Зарипова һәм апасының кызы Разыя Гыйләҗевадан хөкемдар сораштыру үткәрде. Туганнан туган апалы-сеңелләрнең җаваплары төрлечә булды.
 
​"2011 елны сеңлем белән абыйны карарга дип Чаллыдан Казанга килдем, без кичкә кадәр сөйләшеп утырдык. Караңгы төшкәч, Хаҗиев кайтты да, Илһам абый сезгә ачулы, китегез, дип куып чыгарды. Гел китертми иде, төрле хәйләләр тапты. Без Шакировның юридик хокукка сәләтсез дип танылуы турында да белмәдек. Чире хакында хәбәрдар идем, чөнки мин –​ табиб, хәлен үз күзем белән күрдем", диде Гыйләҗева.
 
 
Шул ук вакытта аның туганнан туган сеңлесе Зарипова башкача сөйләде:
 
"Илһам безнең белән көн саен аралашып торды, бездән киңәш сорады, абыебызның хәле начарлангач, безгә көн дә фотолар җибәреп барды. Без аңа бик рәхмәтле һәм Хаҗиевка бернинди дә дәгъва һәм таләп юк. Абый ярдәмгә мохтаҗ иде, Илһамсыз бер адым да ясый алмады. Гомумән, әтинең энесе үзенчәлекле кеше иде, ул ипи бәясен белмәде, кая нәрсә түләргә кирәклеген аңламады. Хаҗиев бу вазифаны күп еллар дәвамында башкарды", диде ул.
 
Гәрәева вәкиле Гүзәл Вәлиева Разыя ханымнан Хаҗиев сезгә абыегыз хәлен җиткерә идеме, дип сорагач, ул "Әйе, әйтә иде, тик без Руфия Зарипова кебек еш аралашмадык" дип белдерде.
 
Хөкемдар бөтен якларны да дикъкать белән тыңлагач, киңәшү бүлмәсенә китеп 15-20 минут эчендә мәхкәмә карары белән чыкты. Анда Зәйнәп Гәрәеваның Вахитов һәм Идел буе районы хакимиятләре чыгарган карарын канунсыз дип тану, гомерлек рента килешүен гамәлдән чыгару, милеккә хокук бирүне туктату таләпләрен канәгатьләндермәскә, моннан тыш, Каюм Насыйри урамы 44 йорттагы фатирга салынган арестны гамәлдән чыгару турында әйтелгән.
 
Хаҗиев җиңсә дә, Гәрәева вәкилләре җиңелергә ашыкмый, алар Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена. Моны бер ай эчендә башкарырга мөмкин.
 
Фото: sobaka.ru
Азатлык
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев