Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ил төкерсә күл була яки 300 сумны тагын җыяр вакыт җитте...

Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә җыелышлар башланып китте.

Аларның беренчеләре район ветеринария берләшмәсе, район хәрби комиссариаты, балалар иҗат үзәге һәм сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр белән үткәрелде. Җыелыш карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Мондый төр җыелышлар хезмәт коллективларында әле 20нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев