Реклама
7а җитештерү бинасының 500 квадрат метр мәйдандагы түбәсе каерылып төште.
Җил Казандагы тимер-бетон заводының ташландык бина түбәсен каерган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Көчле җил Каучук урамындагы 7а җитештерү бинасының 500 квадрат метр мәйдандагы түбәсен каерып аткан. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Чыганак: tatar-inform.tatar
Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок
__________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз