Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Икшермә кадет мәктәбе “Җиңү-2019” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабында җиңеп, 2019 елның җәендә Мәскәүдә узачак финал уеннарында катнашу хокукына лаек булды

Казан “Патриот” спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерлек үзәгендә республиканың “Җиңү-2019” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этапы узды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы буенча Баш  федераль испектор Зәки Тимерҗанов,Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, ”Юнармия ” хәрәкәтенең Баш Штабы начальник урынбасары, Олимпия чемпионы Елена Слесаренко, профильле министрлыклар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хәрби хезмәт ветераннары, яшь армиячелар катнашты. Бөтенроссия финал уеннарында катнашу хокукы өчен 200 кадетны берләштергән 16 команда ярышты. Программага төрле конкурслар: “Сафта сын,көрәштә көчле”,”Ватан тарихының сугышчан битләре”,”Ут чиге”,”Видео-визитка”, “Хәрбиләштерелгән эстафета”

 

Икшермә кадет мәктәбе  командасы барлык ярышларда да җиңеп, 2019 елның җәендә Мәскәүдә узачак финал уеннарында катнашу хокукына лаек булды. Команданың һәр кадетына приз итеп спорт велосипеды тапшырылды. Җитәкчеләре Петров Александр Владимирович. Командага уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев