Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Икмәгең кыйммәтме, авыл?

Авылда уртача хезмәт хакының шәһәрдәгедән байтакка түбән икәнен барыбыз да белә. Гадәттә аз акчалы җирдә бәяләр түбәнрәк була дип уйларга күнеккәнбез. Болай да аз хезмәт хакы алган сала кешесе, икмәкне дә кыйммәткәрәк сатып алса, ничек яшәсен? Хәзер бит авылда да мич­кә икмәк салмыйлар. Кис­кән токмачка кадәр ки­беттә сатыла. Ә инде...

Дөрес, хәтта арадашчылар һәм салым җыючылар үз өлешләрен каерганнан соң бәясе чынбарлыктан ерагайган онны сатып алып ипи пешерсәң дә, ул кибеттәгедән якынча өч тапкыр арзанга чыга. Кондитерлар пешергән торт һәм печеньелар турында сөйләшеп тә тормыйк, аларның бәясендә он хакы өч процентка да тулмый шикелле. Ә болай авыл кырында күкрәп үскән бодайдан он тарттыру өчен Кышкар те­гермәненә мин соңгы тапкыр туксанынчы елларның уртасында бардым. Хәзер инде онга әйләндерерлек бодай да юк, Кышкар тегермәне дә тарихта гына калды. Кайчандыр чишмәдә юып, кояшта таратып ашлык киптергән авыл, фуражга билчән башы һәм алабута орлыгы белән катыш чи ашлык сатып ала да аны терлеккә генә ашата.

Бәс шулай булгач, көн саен полиэтилен капка салып кибеттән ипи ташыйбыз. Ипи пешерү табышлы бизнес булырга тиеш дип уйлыйм мин үзем. Хәзер авылларда да икмәк әвәләүче шәхси эшмә­кәр­ләр саны арта. Бер ки­беткә бер­ничә җирдән ипи ки­терәләр. Монысы - Кырлайныкы, монысы Мәм­сәнеке, монысы - Мариныкы, монысы - Казанныкы дип сайлап алабыз. Икмәкнең бәя­се бе­лән тәмен үз зәвыгыңа тәңгәл китереп сайларга тулы мөм­кинлек бар. Элекке чи икмәк пешереп сата торган совет пекарнялары күп­тән бөл­деләр, ишел­деләр, хәра­бә­ләре генә калды күбе­сенең. Тәм дигән­нән, икмәк­нең тәме формасына карап та үзгәрә. Бәясе дә шулай ук. Ни өчен бу ипигә бу бәя, тегесенә - теге икәнен генә аңлап бетереп булмый. Рәс­ми мәгълү­матлар исә ик­мәк бәясенең авыл районнарында аермасы җир белән күк аермасы ка­дәр була алуын күрсәтә. Әйтик, Дарницкий сортлы ипинең бы­ел, июльдә Татарстандагы ур­тача бә­ясе бер килога 37 сум 54 тиен икән.

Уртача бәя бу очракта да хаста­ха­нәдәге уртача тән температурасы шикелле үк: бер районда юнь генә булган бәя икенче райондагы түшәмгә си­кергән хак белән янәшә тора. Һәм икмәкне ике бәягә диярлек кыйммәтрәк сатып алган авылларны респуб­ликаның уртача бәясе очсыз булу сө­ендерә алмый. 2016 елның сентябрендә Татарстандагы бу сортлы икмәкнең уртача бәясе 34 сум 75 тиен булган. Тиз генә икмәк инфляциясен исәп­ләп алыйк. Минем калькулятор 7,5 процентка якын күр­сәтә. Бу - ун айның инфля­циясе.

Тик бәяләр бәядән аерылган шикелле, инфляция дә инфляциядән аерыла. Арча районында, мәсәлән, Дарницкий сортлы ипи үт­кән елның сентябрендә үк 42 сум 38 тиен торган, быел­ның июленә 52 сум 15 тиенлек чикне яулаган. Шәһәр­ләрдән Казанда бу бәя 38 сум 63 тиен, Чаллыда 41 сум 99 тиен. Ди­мәк, икмәк сатучылар че­регән байлар Арча районында яши дип саныйлар һәм үз про­дукцияләренә иң югары бә­яне шунда куялар. Калькуляторга үткән ел шәһәрнең быелгы икмә­геннән байтак кыйммәт торган Арча ипи­енең инфляциясен исәп­ләтик. Һмм… 19 процентка якын бәяләр үсеше килеп чыга. Икмәк узышы мондый темплар күрсәтсә, арчалыларга ипи урынына фини ашау отышлырак булып чыгарга мөмкин. Дарницкий сортлы ипинең иң арзанлысы Нурлат районында: үткән ел килосы 25 сум 33 тиен булган, быелның ию­лендә 26 сум илле тиенгә җиткән.

Реклама

Нурлатлылар, Арча пенсионеры бер кабым ик­мәк капканда, бер дә курыкмый, икене йота алалар. Арчага терәлеп үк торган Балтачта да бу ипинең бәясе 28 сум 46 тиен генә. Сабада бер ел буе үзгәрешсез торган бәя - 30 сум 67 тиен. Чүпрә­ле­дә дә икмәккә бәяне күтәрмә­гәннәр: төгәл 32 сум сакланган.

Сарманда хәтта арзан­айт­каннар. Үткән ел­ның сен­тябрендә 34 сум 80 тиен булган ипи, быелның ию­ленә 32 сум 64 тиенгә калган. Дефляция дә була ала, димәк, җәмәгать. Әгерҗе районында үткән ел 30 сум 55 тиен булган ипи, быел 37 сумга кадәр җиткән. Сельский сортлы ипинең республикадагы уртача бәясе Дарницкийныкына караганда кыйм­мәтрәк - 41 сум 56 тиен. Чүп­рәледә аны 30 сум 66 тиеннән генә сату җаен табалар, бәя ел буе үзгә­решсез сакланган. Арча районында 42 сум 50 тиенгә җит­кергәннәр. Бу сорт ик­мәк­кә иң зур ихтыяҗ Чир­мешән районында дип аңлыйк, чөнки бәясе - 52 сум 17 тиен. Бу - республика ре­кор­ды. Беренче сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәкне халыкка иң кыйм­мәт бәядән Тукай районында (51 сум 90 тиен) һәм Әтнә районында (51сум 52 тиен) төртәләр. Чагыштырыйк: сабалылар шул ук икмәкне 31 сум 88 тиенән ашыйлар. Ел дәвамында анда бодай ик­мәге 2 сум 28 тиенгә очсызланган. Базар, базар инде, ә менә бер үк республикадагы бәяләрнең мондый аермасында ниндидер бер гайре табигыйлык бар төсле тоела миңа. Ниндидер бер чик булырга тиеш бит инде. Район хаки­миятләре ник вәзги­ятькә мониторинг үткәр­миләр? Алар да халык мән­фәгать­лә­рен якларга, ипи­ләрен эшләп ашарга тиеш­ләрдер бит инде? Җылы кабинетлардан чыгып та торасы юк. Рәс­ми мәгълүматларны ачасың да чагыштырасың һәм вәз­гыятьне нормага китерүнең законлы тактикасын эшли­сең. Эшләргә телә­гән кеше өчен мөмкин­лекләр бар дип ышаныйк.

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев