Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Их, мин беркайчан да аның кебек булмас идем, балаларымны өзелеп яратыр идем»

...

Тәрбия эшендәге хаталар беркайчан да яхшылыкка илтми.//Кызыл таң//

Данил үги әти белән үсте. Аның юк-барга кимсетүләрен, рәнҗетүләрен кичереп үтте балачагы. Дус малайларының әтиләре белән горурлануына сокланды. “Яхшы укып, зур вазыйфаларга күтәреләчәкмен, мох­таҗларга, кулымнан килгәнчә, ярдәм итәчәкмен, ә иң мөһиме – яхшы әти булачакмын”, — дигән якты хыялларын ул газиз әнисенә генә чиште. 

Теләкләре фәреш­тәләрнең “амин” дигән чагына туры килде: мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә өлгәшкән егет җиңел генә нефть институтына укырга керде. Белгеч дипломы алгач, Себер якларына эшкә җибәрделәр. Басынкы холыклы, тырыш, аралашучан егетне тиздән смена мастеры итеп тәгаен­ләделәр. Ә берничә елдан ул инде трестның өлкән инженеры вазыйфасына күтәрелде. Лаеклы ялга озак еллар генеральный директор булып эшләп чыкты. Тормыш юлдашыннан да уңды: Сәбиләсе белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Өчесенә дә зурдан кубып туйлар үткәрделәр. Үги әтисе җәбер­ләгәндә, ачы күз яшьләрен йотып: “Их, мин беркайчан да аның кебек булмас идем, балаларымны өзелеп яратыр идем”, — дигән сүзләренә тугры калды Данил, уллары һәм кызына үрнәкле әти, Сәбиләсенә яхшы ир булды. Якыннары бернинди мохтаҗлык та кичермәде, мул тормышта, борчуларсыз яшәде.

Төрле үтенечләр белән мөрә­җәгать иткән туганнарын гына түгел, авылдашларын да ярдә­меннән калдырмады Данил. Колхозлар таралып, эшсез калган авылдашларының барысына да яңа хезмәт урыны табып бирде. Лаеклы ялга чыккач, Сәбиләсе белән азык-төлек кибете ачып җибәрде. Бизнеслары алга гына киткәндә, хатыны каты авырый башлады. Соңгы стадиягә җиткән яман шеш таптылар Сәбиләдә, беркем дә аны үлем тырнагыннан йолып кала алмады. Хатынын югалтуны бик авыр кичерде ул. Әз генә булса да онытылып торырмын дип эчә торгач, аракы колына әверелүен сизми дә калды. Менә бүген дә башы чатнап авыртуга уянып китте. Хәзер ул беркемгә дә кирәкми, хәтта балаларына да! Эше дә, акчасы да, тазалыгы да бетте. Сә­биләсен җирләгәненә елдан артты, ә туя белмәс балалары һаман да акча таптыра. “Артык иркәләп үстердек микәнни?” — дип аптырый мескен ир. “Барлык танышларыңа ярдәм итәсең, ә улыңа акча кызганасың. Син башкача миңа әти түгел!” — дип кече улы ишекне шапылдатып ябып чыгып киткәч, бер мәл һуштан язгандай булды, хәтта. Чынлап та, бер елны авылга ялга кайтканда, Әфганстан сугышында аягын өздергән Ибраһим җиз­нәсенең улы Айдарга шәхси машинасын калдырып киткән иде. Хакы берәр түләнер әле дип килештеләр. Хәрби орден кавалеры булган яугирнең чираты җиткәндә генә хөкүмәт инвалидларга бушлай машина бирү турындагы карарын гамәлдән чыгарды. Мәрхәмәтле Данил ярдәм кулы сузган иде шул чакта….

Ә балалары, әтиләренең упкын читенә килеп җитүен аңларга теләми, һаман акча таптыра, берсе машинасын алыштыра, икенчесе фатирын зурайта, имеш. Гаугалар эзсез үтмәде: Данил өч тапкыр кардиология бүлегендә дәваланып чыкты.

Реклама

Тора-бара бәхетсез ир барлык мөлкәтен, кибетен, йорт җиһазларын сатып эчә. Азаккы чиккә җитеп, фатирын арзан гына бәягә сатуга куйганда, риелтор булып эш­ләүче авылдашын очрата. Данилның таушалган кыя­фә­тен күргән хатын алыш-бирешне кичектереп торырга тәкъдим итә, ә үзе авылга, Ибраһим җизнәсенә шалтырата. Өч көн дигәндә шәһәргә улы Айдар белән Ибраһим килеп төшә. “Изгелек җирдә ятмый, туган, — дип Ибраһим Данилны кочаклап ала. — Заманында син улыма ярдәм иттең, ә хәзер без сине авыр хәлдән коткарырга тырышачакбыз”. Авыру ирне авылдашлары нарколог, психологларда дәва­лый, эчкечелектән коткара.

— Дөньяга яңадан тудым, — дип башыннан үткәннәрне түкми-чәчми бәян итте миңа Данил абый. — Күптән түгел үзем кебек сикәлтәле язмыш юллары үткән күрше авыл хатыны Гөлсем белән кавыштык. Матур яшибез. Балаларымны күптән гафу иттем инде, картлык көнемдә оныклар сөясем килә. Ә тәрбия мәсь­әләсенә кагылганда, кайчандыр анда калган бушлыкны тутырырга әле соң түгелдер димен. Гомер генә булсын.

 

Фәнис ГАЛЛӘМОВ

Фото: http://kakbik.ru/psihologiya/krizis-u-muzhchin-v-45.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев