Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

"Икенче милләт кызына өйләнеп ялгыштым", дигәне һаман истә...

Яшь вакытта бер гаиләдә ике төрле дин кешесе яшәгәне бик сизелми әле ул. Олыгайгач, бакыйлыкка күчәр алдыннан табигать сиңа нинди анадан туганыңны искә төшерә. Моны абыем мисалында расларга була.

«Татарстан Яңа Гасыр» телеканалыннан яңалыклар тапшыралар. Татарстанда һәр бишенче никах «катнаш» икән бит. Бик зур саннар килеп чыга.

Мондый никахлар дин бик көчле чакларда да булган. Совет чорында инде бөтенләй «чәчәк аткан». «Катнаш» никахлар милләт өчен дә, гаиләнең үзе өчен дә зур ялгышлык.

Безнең үзебезнең туганнар арасында да «катнаш» никахта яшәүчеләр бар. Абыемның да хатыны рус кызы иде. Хатынымның абыйсының да хатыны безнең милләт кешесе түгел. Яшь вакытта бер гаиләдә ике төрле дин кешесе яшәгәне бик сизелми әле ул. Олыгайгач, бакыйлыкка күчәр алдыннан табигать сиңа нинди анадан туганыңны искә төшерә. Моны абыем мисалында расларга була.

Хатыны Л. белән ике егет үстерделәр. Таза-сау вакытта ике улына да йорт-җир җиткезделәр (урыннары оҗмахта булсын). Соңгы елларда абый туган ягын бик-бик сагынды. Яшьлек ялгышын аңлады ул, тик соң иде шул инде. Мәчеткә кереп, сәдака биреп, берәр дога укытырга иде дип бик хыялланды. Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Коръәннән сүрәләр укып булса да, әти белән әнигә, апа-абыйларга, барча әрвахларга догалар кылырга, үзебез исән вакытта аларны искә алырга тырышабыз. Абыем, син дә тыныч йокла, урының оҗмахта булсын. Икенче дингә ничек кенә күчәргә тырышсаң да, моны синең тәнең дә, җаның да, рухың да кабул итми икән. Боларны абыем әйтә иде.

Икенче дин кешесе безнең татар кызы белән никахлашырга тели икән, иң чибәр, уңган кызларыбызга өйләнә. Ә кызлары безнең татар егетләрен сайлый икән, егетләрнең иң тазаларын, баһадирдайларын сайлый.

Авылыбызда баһадирлар токымыннан Ш. абый бар иде (урыны оҗмахта булсын). Сабантуй бәйрәмендә 32 кг ике герне, балалар курчак уйнаган кебек, ике бармакта гына уйната иде. Зур үскәч, без дә шундый көчле булырбыз, дип хыялландык. Менә шул баһадир гәүдәле Ш. абый да хатын итеп башка дин кешесен сайлады. Тыныч, тату, таза тормыш белән яшәделәр. Ш. абый колхозның иң авыр эшләрен башкарды. Күперләр рәтләгәндә, субай сукканда бүрәнәнең иң авыр башын ул күтәрә иде

Җәйнең челләсе, эссе көннәр. Авылның барча халкы болында. Колхоз терлекләренә кышка печән әзерлиләр. Истә кала торган мизгелләр. Бригадир Йосыф абый (урыны оҗмахта булсын) иртән безгә керде дә, миңа ат җигеп, печәнчеләрне алып барып, алып кайтырга кушты. Утырып кайтучыларга йомшак булсын өчен, арбага печән дә салырга кушты, түрәләр сине күрмәсләр, диде. Мин бик шатланып риза булдым. Камыт бавын тартырга көч җитмәсә дә, аякны камытка терәп тарткач, булды тагын.

Печән җыю эшләре төгәлләнеп килә. Колхозның иң ерак болынында соңгы богылны өеп бетереп киләләр. Берничә йөз метр ераклыкта гына мари күршеләребезнең авылы. Анда абыйларның танышлары бар. Көн кичкә авышты, кояш батып килә. Шунда берсе: «Егетләр, бик авыр эшләр тәмамланып килә, моны билгеләп үтәргә кирәк», – дип киңәш бирде. Печән астыннан өч литрлы шешә белән «шултымаш» (самогон) килеп чыкты. Түгәрәкләнеп утырып, матур гына гөрләшеп, көлешеп, бәйрәм итә башладылар. Бу елга печән җыю сезоны тәмамланды. Менә шунда Ш. абыйның, икенче милләт кызына өйләнеп ялгыштым, дип әйткәне истә калган.

Минем әйтәсе килгән сүзем шул: милләттәшләрем, әби-бабайлар, яшьләребезне ялгыш адым ясаудан саклап калыйк. Соңыннан үкенерлек булмасын. Без татарлар болай да эш ярата торган халык. Кызларыбыз да башка милләт кызларыннан ким түгел. Чибәрләр, матурлар, эштә дә сынатмыйлар.

Бик күп еллар элек авылдаш җизнәм миңа шундый сүзләр әйткән иде: «Хәзер кешеләр елдан-ел чибәрләнә. Вакытында туклыклы ашау, әйбәт кием, авыр булмаган эш кешене матурлый».

Чынлап та, безнең халыкка иң авыр эшләрдә эшләргә туры килгән. Үсеп килә торган кыз балалар 10-15 литрлы чиләк белән су ташыса, әнә нинди уңган кыз, дип мактыйбыз. Ә үсеп килүче организмына нинди зыян килүен уйламыйбыз. Менә шундый уйландырырлык уйлар…

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Безнең гәҗит

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев