Саба ТВ

Икенче хатын: «Ирләр бөтен кешегә дә җитми, бүлешә белергә кирәк»[булган хәл]

"Ул - Доронин, мин Наоми Кэмпбелл түгел түгелен, - ди Сөмбел, бармак арасында нәзек тәмәке таякчыгын әйләндереп, - әмма миндә - матурлык, анда исә акча бар." Аның турында газета битенә язарга теләк белдергәч, шактый озак киреләнгән Сөмбел, ниһаять, үз исемен үзгәртү шарты белән, язмышы турында сөйләргә ризалашты: «Менә шулай килеп...

Матур зур күзләре, энҗедәй тешләре, елкылдап торган дегеттәй чәчләре - берсе дә ясалма түгел Сөмбелнең - коеп куйган чибәр хатын. Сокланып утырган җиремнән беренче шыксыз соравым яңгырый: «Син бу матурлыгыңны саттың булып чыгамы?»

Сорау Сөмбелне рәнҗетми, киресенчә, ул аны комплимент буларак кына кабул итә: «Юк, мин аннан дивиденд алып яшим». Шуннан сөйләп китә:

- Мине 2 яшьлек вакытымда әти заты ташлап киткән. Әни берүзе үстерде. Балачагым авыр булмаса да, күңелле дә түгел иде. Әни кайда гына эшләмәде - «ире ташлаган» дигән ярлык таккан «изге күңеллеләр» аны нинди эштән генә китәргә мәҗбүр итмәде. Идән дә юды ул, чүп тә түкте, кешеләрнең бакча йортына ремонт та ясады. «Син тәре булмасаң, болай чиләнмәс идем», ди иде миңа. Мин бервакытта да бу сүзләргә рәнҗемәдем. Кешегә каты бәрелә белмәс әни бар ачуын миннән алгандыр инде. Шулай ди иде дә мине кочаклап елый иде. Җиденче класстан соң мин дә күрше подъезд идәнен юа башладым. Иптәш кызлар егетләр турында сөйләшә, мин исә, иртәнге дүрттә торып, кеше күргәнче идән юарга чыгам. Аннан алган акчаны, әни белән Вьетнам базарына барып, чүпрәк-чапракка туздырып кайта идем.

Тышкы кыяфәт белән әнигә охшамаган мин - чибәр булып үстем, егетләр дә күз ата башлады. Бөтен кешенеке кебек беренче мәхәббәт тарихым да булды. Миңа - ундүрт, аңа егерме иде. Ул кайнар мәхәббәт ничек тиз кабынса, шулай гөпелт сүнде дә. Ул тарихтан нервыларымны туздырып, кызлыгымны югалтып, фингаллар белән котылдым.

- Ә ник кул күтәрде?

- Көнләде. Мин бит аралашучан кеше. Иптәш егетләргә күз уйнатасың, монысына елмайдың, бусына күз сирпедең, дип, юк-барга бәйләнә башлады. Мин ул кешедән гайрәтем чигеп, укшып киттем. Ул «копейкасы», сасыган подъездлы йорты белән үткәндә калды.

- Әниең нинди тәрбия бирде?

- Тәрбия дип… Як-ягыңа күзеңне киң итеп ачып кара, ди иде. Аның вакыты булмады - ашар өчен акча эшләргә кирәк ич! Беренче мәхәббәтем вакытында гына, сиңа минеке кебек тормыш кирәкмени, дип сораганы истә.

- Минеке кебек?..

- …Хәерче дигәне инде. Ул хәерчелек, безнең бөтен кан тамырларына сеңеп, күзне күтәргәндә күз алмасыннан түгелеп торыр дәрәҗәдә җелеккә үткән иде. Мәктәпне тәмамлаган елны мин моны тагын да ачырак тойдым. Өметләрем зурдан, иптәш кызлар кебек югары уку йортында белем алу иде. Әмма минем иптәш кызларныкы кебек калын кесәле, танышлары күп булган әти генә булмады. Билгеле, керә алмадым. Икенче елга керермен әле дигән өметем булмады да - анда минем дәрәҗә кешеләренә һәр ел саен килсәң дә урын юк иде. Шуңа техникум тәмамладым да машина сату салонына менеджер булып эшкә урнаштым. Һәм бу минем бик дөрес адым булган - әлеге салон миңа киләчәккә туз картасы тоттырды.

- Ринатны шунда очраттың инде алайса?

- Әйе. «Мерседес»ның яңа төрен карарга килгән иде, берочтан мине дә баштанаяк тикшереп чыкты. Хәтта параметрларыма кадәр сорады. Аннан визит карточкасын калдырды. Кич барысын да әнигә сөйләп бирдем, ни әйтер, янәсе. Аның күзләре ут булып яна башлады. Монда ашыгырга ярамый, шахматтагы кебек, һәр адымыңны уйлап эш ит, диде. Мин исә кычкырып көлдем генә, нинди шахмат, әни, анысы синең яшь чагыңнан, янәсе - ә монда исә миллионнар әйләнеп торган казино!

- «Мерседес» сине яңа тормышка алып чыкты алайса?

- Мин ул машинада униформада килеш ресторанга ашарга киттем. Ике атна буе түзмим, шалтыратам, дип йөргән җирдән Ринат салонга үзе килеп кергән иде. Бу юлы инде бары тик машина өчен генә түгел. Ресторанда исә, автосалон хуҗасына шалтыратып, мине урлавын әйтте.

- Ниндидер әкият сюжеты диярсең…

- Кабырчыгы гына. Чынлыкта шул «мерс»тан кала безнең очрашып йөрүләрдә мактанып сөйләрлек нәрсә булмады. Ресторанга барабыз, дуслары белән шәһәр читендә ял итәбез. Ул миңа чәчәк тә бүләк итмәде. Бәлки, ул вакытта мин сорый белмәгәнмендер.

- Ә ничек өч баласы, хатыны, гөрләп барган бизнесы булган унбиш яшькә өлкәнрәк иргә камыт кигездең?

- Ике ел буе очрашып йөрү вакытында ул бер бүлмәле фатир «снимать» итә башлады. Бары тик очрашулар өчен генә. Автосалоннан кит, анда ала торган 10-15 мең акчаны үзем түләрмен, диде. Никахка кадәр аның миңа ясаган иң зур бүләге - әнә шул ай саен биреп барган акчасы. Камытны бик тиз кигерткән булыр идем - ул мине билгеле бер ераклыкта тота белде, үзенә тулаем якын җибәрмәде.

- Никахның сәбәпчесе әниең дигән идең.

- Шулай дисәң дә була. Очрашулар дәвам итә, әмма берни дә үзгәрмәгәч, башта шат булган әни канәгатьсезлеген белдерә башлады, янәсе, комнан бау ишеп йөрмә, ташлаш. Мин шуннан соң Ринатка җайлап кына сүз каттым. Яшем бара, бала табарга кирәк… «Ташлашырга кирәк» дигән сүзләрне әйткәнче, Ринат, сүземне бүлеп, ярып салмасынмы: «Тап, орлыгы Бохарада түгел ич». Мин куанычымнан аның муенына сарылдым: «Аерылышасың, димәк?» «Юк, - диде Ринат, - Альбина белән (беренче хатыны. - Г.Җ.) бервакытта да аерылышмаячакмын, ул миңа аягыма басарга ярдәм итте. Ә сиңа фатир, машина алырмын, баланы үстерешермен».

- Һәм син ризалаштың?

- Юк, авызымны турсайтып машинадан төшеп киттем, мине оныт, дидем. Ә үзем ике атнадан, Ринатның номерын җыеп, көмәнле икәнемне әйттем. Автобуста аңымны җуеп, ашыгыч ярдәм машинасы мине хастаханәгә алып килгән иде. Аннан мине Ринат килеп алды, күккә ишарәләп: «Әнә тегендә син минем хатын инде, - диде. Өстәп куярга да онытмады: - Икенче хатын».

- Хатыны сезнең мөнәсәбәтләрне белдеме?

- Әйе. Никах көнне шалтыратып, котлыйм, диде. Башка аралашкан булмады. Әмма мин төгәл беләм - ул үз язмышына күнеп яшәп ята. Миңа артык сорау бирергә, аерылышу турында сүз кузгатырга, күз яше күрсәтергә тыелган иде.

- Шартнамәле икән үзе…

- Ул миңа иртән иртүк килә иде, хәзергәчә шулай. Бик сирәк куна кала, төнне, гадәттә, гаиләсендә уздыра. Ул зур директор - үзенә үзе хуҗа. Көннең теләсә кайсы вакытында килеп керергә мөмкин, шул вакытта ашарга пешкән, өй матур булырга тиеш. Ул миңа бала туганчы кытай машинасы алып бирде - минем сине бәби тудыру йортына йөртергә вакытым юк, диде. Бәбиләргә үзем рульдә бардым. Аннан минем исемгә рәсмиләштерелгән, җиһазланган өч бүлмәле фатирга чыктым, бармагыма 200 меңлек бриллиант кашлы балдак менеп кунаклады. Бала туганчы минем исемдә бер нәрсә дә юк иде. Шул көннән ул ай саен бирелеп баручы ун мең урынына алтмышны бирә башлады, моның өстенә бала караучы, өй хезмәтчесе ялладык.

- Ә сиңа булган «салкын, эшлекле» мөнәсәбет үзгәрдеме соң?

- Ринатның нинди дә булса бүләк бирүе - шул ярату билгесе инде ул. Болай ул бервакытта да сүз белән мәхәббәт аңлатмый. Бергә чит илдә ял иткәнебез юк, ул - гаиләсе белән, мин бала белән чыгам. Быел утыз яшемә исә 3 млн сумлык машина алып бирде…

- Матди як әйбәт әйбәтлеккә. Ә иртән хатынының җылы түшәгеннән торып килгән иргә елмаерга кайдан көч табасың?

- Ул вакыт белән килә. Башта, көнләп, елап үлә яза идем. Аннан акыл керде. Читкә йөрмәгән ир сирәк. Мин исә кайда булды икән дип баш ватмыйм, кайда, кем белән булганын төгәл беләм. Ирне «ак кәгазьдән» каршы алырга, аның кайда булуы турында уйламаска кирәк. Әлеге талант вакыт белән генә килә.

- Таныш-белеш, туганнарың яңа тормышыңны ничек кабул итте?

- Көнләшеп. Күбесе Ринатны аерылган, минем белән генә яши дип уйлый. Без элек яшәгән җирдән киттек, андагы танышлык өзелгән. Ә болай зур күпчелек мине «акча колы» булуда гаепли. Тик мин аерма күрмим: яратам, дип, шыр хәерчегә кияүгә чыгып, акча өчен ызгышып яшәргәме, акча аркасында гаилә төзеп, мәхәббәткә сусапмы?!.

- Димәк, син аңа түзеп яшисең?

- Алай дип уйлаганым юк, мин тормышны ничек бар - шулай кабул итә торган кеше. Әмма үземне хиссез кеше дип тә әйтә алмыйм, Ринатны мин якын кешем итеп кабул итәм. Әлбәттә, башта аңа күз атуым акчасы, дәрәҗәсе аркасында булгандыр. Әмма мин дә аңа аз бирмәдем - матурлыгым, яшьлегем. Безнең үзенчәлекле бартер инде. Миңа яратырга ярамый, яратам икән - ул минем маниягә әйләнәчәк. Аны аертачакмын, хатынын бәхетсез, балаларын ятим итәчәкмен…

- Син аларны бер дә аертырга тырышып карамадың инде?

- Алар ул миллионнарын бүлешеп бетерә алмаячак. Ринатның анда өч баласы бар, ул балаларын ташламаячак. Безнең баланы да үлеп ярата - әле кичә генә 54 меңлек утырып йөри торган уенчык машина алып килгән.

- Акчаны бәхеткә әйләндереп буламы, Сөмбел?

- Соравың бөтен дөнья хатыннарының миңа ләгънәт укуы кебек яңгырады, - ди дә кычкырып көлеп җибәрә Сөмбел. Аннан җитдиләнеп дәвам итә: - Әмма ул хатыннар белсен иде, нормаль ирләр бөтен кешегә дә җитми, кайчак бүлешә дә белергә кирәк. Ә бәхет турында уйлансаң… Китаптагыча итеп, ирем, балаларым янымда булсын дип кенә җавап бирә алмыйм. Миңа ул балаларның тамагы тук, өсте бөтен булуы да мөһим шул...

Фото: http://www.uamodna.com/articles/ostannya-z-ilyuziy/

http://shahrikazan.com/

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: