Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ИКЕА ХУҖАСЫ – ИҢ ТЫЙНАК МИЛЛИАРДЕР

Ингвар Кампард - дөньядагы иң тыйнак миллиардер булып тарихка кереп калган кеше. Ул ИКЕА компаниясенә нигез сала. 27 гыйнварда Ингвар 91 яшендә Швециянең Смоландтагы үзенең өендә вафат булган.

Кампрад үзенең компаниясен 17 яшендә булдыра! Аның исеме өчен үз инициалларының беренче хәрефләрен һәм үзе туып-үскән Элмтарид фермасы һәм Агуннарюд өлкәсенең беренче хәрефләрен кулланган. Ингвар ИКЕАга нигез салучы ширкәтнең директорлар советы составына 2013 елга кадәр торган. Хәзер бу зур ширкәтне аның уллары Матиас, Питер һәм Йонас җитәкли.

ИКЕА компаниясе дөньяның 49 илендә бар. Аның продукциясен 411 кибеттә алып була. Әлеге кибет кулай бәяләр, товарларны яссы капларда сату һәм җирле җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итүе белән аерылып тора.

Кампрадның байлыгы 3,5 миллиард доллар белән саналган. Тик шуның кадәр бай булса да, акчаларны сакчыл караган. Мисал өчен, бер машинаны һәм йорт җиһазларын 15әр ел кулланган. Принтердан чыгартканда, кәгазьнең бер ягын гына түгел, ике ягын да кулланган. Forbes журалы аны планетаның иң бай ун кешесе исемлегенә керткән. Ә Швеция басмасы Veckans Affärer Кампрад Ингварның милкен 62 миллиард евро дип билгеләгән.

ИКЕАны 17 яшендә булдыра!

«Өй - дөньядагы иң мөһим урын». IKEAның шигаре шундый. Йорт җиһазлары һәм өй кирәк-яракларын сата торган ваклап сату белән шөгыльләнә торган компания. IKEA продукциясе Европада аеруча популяр. Көнбатыш Европа илләрендә IKEAда сатып алынган әйбер булмаган бер генә йорт, бер генә фатир да юк. Бу исем астында җитештерелгән йорт җиһазларның популярлыгы бик үк югары булмаган сыйфатына түгел, ә бәяләре кулай булуына бәйле.

Әлеге ширкәткә 1943 елда нигез салына. Ул вакытта Ингвар Кампрад язу кирәк-яракларын сату белән шөгыльләнә. Егеткә ул чакта бары тик 17 яшь була. Ингварны сәләтле эшмәкәр дип атау - димәк, бер нәрсәдә әйтмәү дигән сүз. Тикмәгә генә ул иң бай кешеләр рәтенә кермәгән. Зур тырышлык куеп, үз бизнесын шул дәрәҗәгә кадәр үстерә алган. Ул вакытларда барган Икенче бөтендөнья сугышы Швециягә кагылмый диярлек.

Елдан-ел компания сәүдә иткән товарлар ассортименты киңәйгәннән-киңәя бара. Элеккеге товарлары янына канцелярия кирәк-яраклары, эчке кием һәм көнкүреш химиясе килеп кушыла. Ә 1948 елда йорт җиһазларын сату идеясе барлыкка килә. Һәм бу җиһазлар бик арзан булырга тиеш дип уйлый ул. Айлык кереме зур булмаган кешеләр дә аны сатып ала алсын өчен. Бу идеяләр барысы да Ингварга эшне башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Ул вак җитештерүчеләр белән килешү төзи. Нәкъ менә алар Ингвар заказы буенча җиһаз җитештерә башлый. Уңыш озак көттерми. Инде 1951 елда эшкуар мөстәкыйль рәвештә җиһаз җитештерә торган кечкенә завод сатып ала. Шул вакыттан ул үз продукциясенең беренче каталогын да чыгара башлый.

Көндәшләре аяк чалган

Бераз гына алга китеш булу белән беренче проблемалар белән дә очрашырга туры килә Инварга. Ул вакытта йорт җиһазлары купшылык билгесе түгел, ә бик кыйммәтле товар була. Үзенең эше белән ул Швециянең башка җитештерүчеләренә комачаулый башлый. Нәтиҗәдә, аның көндәшләре агач хәзерли торган компанияләрне IKEA белән хезмәттәшлек итмәскә котырта. Берәү булса, инде күптәннән кулын селтәр иде. Ләкин Ингвар түгел!

Бу ситуацияне яхшылап уйлаганнан соң, ул кирәкле компонентларны Польшадан сатып ала башлый. Шулай итеп, ул сатып алу бәясе белән дә ота. Шул ук вакыта җиһазлар җыюны җиңеләйтү идеясе туа да инде. Төгәлрәге, конструктор формасында ясата башлый, ягъни алучылар үзләре генә дә җыя алсын өчен. Сатып алучыларга бу бераз кыенлык тудырса да, нәтиҗәдә, алар бик канәгать кала. Чөнки сатып алган товарны өйгә кайтарту да җиңеләя, бәясе дә арзанрак.

1950нче еллар ахырында Швециядә IKEA кибетләре ачыла башлый. Аларда йорт җиһазлары һәм башка товарларны сатып алып, шулай ук кофе эчеп тә була. Әлеге кибеттәге бәяләр дә күзләрне камаштыра. Бөтен кибетләр дә бик зур һәм шәһәр читендә урнаша. Бу системаны Ингвар Cash & Carry дигән Америка сәүдә челтәреннән күрә. 1960нчы елларда Ингвар компанияне дөнья базарына чыгарырга вакыт җиткән, дип саный. Башта ул күршедәге Скандинавия илләрен, аннары бөтен Европаны яулап ала.

Бүген IKEA ваклап сату корпорациясенең иң эресе булып санала. Аның сәүдә нокталары бөтен дөнья буйлап таралган. Анда 100 меңләгән кеше эшли. Продукциянең каталоглары төрле телләргә тәрҗемә ителеп миллионлаган нөсхәләр белән таратыла. Андагы бәяләр берничә ел дәвамында, бернинди дә хәлләргә карамастан, традицион рәвештә шулай ук кала бирә.

IKEAның күп кенә кибетләре франчайзинг системасы буенча эшли. Ингвар төзегән империянең хуҗасы 1982 елдан бирле Нидерландның INGKA Holding B.V. ширкәте. Нәкъ менә ул - Stichting Ingka Foundation хәйрия фондының төп компаниясе санала. Швециядә салымнар бик югары булганга, Ингвар шундый адымга барган, дип санала.

Кызыклы факт:

Ингвар Кампрад тарихка эшмәкәр һәм миллиардер буларак кына түгел, шул ук вакытта үтә саран кеше буларак та кереп калган. Ул һәрвакыт распродажалар вакытында киенгән, бары бик арзан әйберләр сатып алган. Өе дә ИКЕА җиһазларыннан гына торган. Мөмкин булган кадәр җәяү яки велосипедта йөргән. Таксидан ул бик сирәк кенә кулланган. Һәм тагын беркайчан да беркайда да «чаевые» калдырмаган. Ләкин шуңа да карамастан Кампрад чыгымнарны киметү, түбән бәяләр белән яхшы керем арасында баланс таба алган кеше. Урының оҗмахта булсын, Ингвар Кампрад!

Чыганак: http://yalkyn.com/shehes/23905/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев