Саба дулкыннары

Ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән

Авария кичә республиканың Лениногорск районында кичке сәгать алты тирәсендә булган.

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешеп, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Кичә кичке сәгать алты тирәсендә республиканың Лениногорск районындагы Ормышлы авылы янында «Дэу Нексия» һәм «Лада» бәрелешкән. Ике автомобиль дә бәрелүдән юл кырыена төшеп киткән.

«Авариядә чит ил машинасы шоферы зыян күрде. Ир-атны хастаханәгә китерделәр», – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
 

 

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: