Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ике генә көн хезмәт итәргә өлгергән, «турникта атынып үлгән» - Рамил Шәмсетдиновны яклаган адвокат Руслан Нәгыев тагын бер сәер үлем турында сөйләде

Армиядә хезмәт иткәндә 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов темасы матбугат битләрендә зур шау-шу тудырды. Аны яклаучылар да, гаеп итүчеләр дә күп булды. Егеткә юридик ярдәм күрсәтүче адвокат Руслан Нәгыев тагын бер сәер очрак турында бәян итте.

Кеше хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче юрист язуынча, Белгородта икенче көнен генә армиядә хезмәт иткән егет үлгән. Моңарчы ул үзенә карата мыскыл итүләр турында да хәбәр иткән булган. Егет үлгәч, аның әти-әнисенә часть командиры шалтыраткан. Хәрби җитәкче әйтүенчә, егет турникта атынганнан соң берничә адым ясаган да егылган һәм үлгән. Бу хәлгә ышанырга буламы?

 
“Егетләр, турникта атынмагыз, сез әле әниләрегезгә бик кирәк” – дип төртмәле фикер калдырган Руслан Нәгыев үзенең инстаграмдагы битендә.
 
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев