Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ике биттән артмаячак

Россия Президентын сайлау бюллетенендә күп дигәндә 19 кандидат булачак. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әйтте. Әлегә Илбашы кәнә­фие­нә 17 кеше дәгъва кыла. Алар­­ның икесе - үз-үзен тәкъ­­дим итүчеләр, унбише исә - партия кандидатлары, дип хәбәр итә "РИА Новости". Үзәк сайлау комиссиясе ике кандидатны теркәгән инде.

Болар - ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский һәм КПРФ вәкиле Павел Грудинин. Кандидат буларак тәкъдим ителү этабын узган башка кешеләргә исә сайлаучылардан имза җыярга кирәк. Алар арасында ике үз-үзен тәкъдим итүче - гамәлдәге Илбашы Владимир Путин һәм Кострома өл­кәсе думасы депутаты Владимир Михайлов, шулай ук парламентныкы булмаган партияләрдән 12 кандидат, шул исәптән, Борис Титов ("Партия роста"), Григорий Явлинский ("Яблоко"), Ксения Собчак ("Гражданлык инициативасы"), Максим Сурайкин "Россия коммунистлары"), Екатерина Гордон ("Партия добрых дел") бар. Үзәк сайлау комиссиясе рәи­се урынбасары Николай Булаев бил­геләп үткәнчә, бюл­ле­тень­дә кан­дидат­лар­ның исем-фа­ми­лияләре алфавит тәрти­бендә урнаштырылачак. Сайлау бюлле­те­ненең озынлыгы А4 форматындагы ике биттән дә артып кит­мәячәк, дип тә ис­кәрттеләр.


Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы уты­рышында рес­пуб­лика­ның территориаль сайлау ко­­миссияләренә РФ Үзәк банкы бүлекчәләрендә, андыйлар булмаган очракта, комиссия урнашкан торак пункттагы Саклык банкы бү­лекчә­ләрендә, сайлауны финанслау өчен, исәп-хисап счетлары ачарга рөхсәт ит­теләр. Моннан тыш, бюллетень әзерләү өчен җаваплы затлар да билгеләнде. Алар - ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова һәм Үзәк сайлау комис­сиясенең хәлиткеч тавышка ия булган өч вәкиле - Андрей Кудряшов, Эрик Куралов, Виталий Смирнов. Татарстандагы җирле үзидарә органнарына, 15 февральдән дә соңга калмыйча, сайлау участогында сайлау алды басма агитация материалларын урнаштыру өчен урын сайларга һәм аны тиешенчә җиһаз­лар­га да киңәш иттеләр. Исегезгә төшерәбез: Президент сайлау 18 мартта узачак. Илбашын алты елга билгеләп куячакбыз.

("Ватаным Татарстан", /№ 10, 24.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев