Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ике бала һәм аларның әниләре янып үлгән - әтиләре 5 яшьлек кызын коткара

Башкортостанда 4 ноябрьдән 5 ноябрьгә каршы төндә арендаланган йортта янгын чыга. 29 яшьлек Кадыйрова Дарья, аның сигез яшьлек кызы Элина һәм ике яшьлек улы Данил һәлак була, дип яза “БашИнформ”.

Янгында гаилә башлыгы – Илшат, биш яшьлек кызы Алисә һәм аларның ике ир-ат туганы исән кала. Хәзер әтисе белән кечкенә кыз Уфадагы хастаханәләрнең берсендә. Сабый үзен яхшырак хис итә, ә гаилә башлыгы-реанимациядә. Табиблар бернинди фараз да бирә алмый.
 
Кичә, Яңавыл районы хакимиятенең рәсми битендә әнисе һәм ике бала үлеме турында пост чыккан. Шунда ук исән калган ир-ат һәм аның кызына ярдәм итү турында үтенеч куелган.
 
“Гаилә башлыгы Илшат Кадыйров һәм ул коткарган биш яшьлек кыз бик авыр хәлдә. Тормыш итәр өчен аларның бернинди матераиль әйберләре дә юк. Аларга бу авыр ситауциядән чыгарга ярдәм итүегезне сорыйбыз” дип яза алар.
 
Фото: пиксабай
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев