Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ихатагызга зират балчыгы сипкәннәр, сезгә бозым салырга теләгәннәр»

Башкортстанга баргач, Дүртөйле районының Гөберчек авылында яшәүче газета укучыбыз Рамил Сәрвәров янына кереп чыктык. Ул безне гел кунакка чакырып тора.

Рамил Сәрвәров бүген лаеклы ялда. Хатыны Клара ханым белән яши. Дингә килгән. Аңа кадәр спиртлы эчемлекләр белән мавыгып алган булган.

- Өч ел эчтем, алкоголизм - авыру бит ул, дәваланырга теләсәм дә, ярдәме тимәде. Шуннан соң Ютазы районындагы бер авылда аракы эчүдән дәвалый торган кеше бар дип ишеттек. Бардык, ул миңа өшкерелгән су эчерде. «Ихатагызга зират балчыгы сипкәннәр, сезгә бозым салырга теләгәннәр», - диде. Шөкер, барысы да яхшы хәзер, мин эчмим. Тагын берничә кешене, хәтта 20 ел эчкәннәрне дә шул кеше ярдәмендә айныта алдык, - диде ул.

Безгә үзен борчыган проблема хакында да сөйләде. «2012 елда машина белән район үзәгенә барганда, башым әйләнеп китеп, урам рәшәткәсен сыдырып үткәнмен. Мине ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Күзем начар күргәч, алар язган беркетмәгә кул куярга теләмәдем. Бәхәс аяныч тәмамланды. Мине исерек дип уйлап кимсеттеләр, инспектор сукты да», - дип сөйли. Хокук саклау органнарына үпкәсе һаман бар. Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар, диләрме әле? Бу вакыйгага биш ел узса да, Рамил абый тынычлана алмый, гаделлек эзли. Судка да берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караган. Бездән дә ярдәм сорады. Әле авылларында бер-бер артлы яшь егетләр югала дип тә гаҗәпләндерде.
Бу мәсьәләдә Башкортстанның Дүртөйле районы, Гөберчек авылы участковые Динар Фәхруллин белән сөйләштек.

Реклама

- 2012 елда мин әле участок полиция хезмәткәре түгел идем. Ләкин аңа кадәр участковый булып торган кеше өстеннән шактый шикаять язды ул абый. Миңа мөрәҗәгать иткәне юк. Гадәттә, шикаятьләрне югарырак җитәкчеләргә юллый. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән булган вакыйганы хәтерлим, ләкин инспекторларның аны кыйнаганын белмим. Бу хакта ишеткәнем юк. Егетләр югалу турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми. Авылда югалучылар булды анысы, тик ул бик күптән инде. Картлык галәмәтедер, күрәсең, абзыйның һәр сүзенә дә ышанырга киңәш итмәс идем, - диде Динар Фәхруллин.

Дүртөйле районының тикшерү комитетында исә, Сәрвәров белән бәйле эш туктатылды, суд карары Рамил Сәрвәровны үзен гаепле таныды, дип аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев