Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Игенче»ҖЧҖдә хисап җыелышы

2023 елның 27 гыйнварында, Эзмә мәдәният йортында «Игенче»ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Харисов Раиф Вазыйх улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Җыелышта хуҗалыкның баш агрономы Галиев Н. Х., баш инженер Әскәров И.Э  еллык эшләнгән эшләре өчен исап-хисап ясады.

    "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры А. З. Зарипов докладында җәмгыятьнең барлык җитештерү, хуҗалык эшчәнлеге тулысынча чагылдырылды, ирешелгән уңышларга һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды.Агымдагы 2023 нче  елга максатлар һәм бурычлар куелды.

 Икенче өлештә хезмәткәрләр акчалата премияләр  белән бүләкләнделәр.

     Махсус кунак булып килгән , “Игенче” ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итуче: "Чистай сөт комбинаты" ҖЧҖ директоры Чурин Сергей Иванович,"Якты- Кен" СХПССК җитәкчесе Нәбиев Илфат Шәфигуллович, "Казанагрохомсервис" ҖЧҖ нең үсеш буенча җитәкчесе  Хаҗиев Айтуган Зөфәр улы ,"Шанс трейд" компаниясенең Татарстандагы  бүлек җитәкчесе Низамов Айнур Сәид улы  алдынгы хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр Һәм акчалата премия тапшырды.

    Алсу  һәм Азат Фазлыевларның   концерты   хезмәтчәннәр күңеленә аеруча хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев