Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җиңелчә эремчекле-чияле десерт

Зур Кукмара авылында яшәүче "Татарча ПП" сәхифәсен алып баручы укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан ифтарга да, сәхәргә дә ашарга ярый торган җиңелчә эремчекле-чияле десерт рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 120 г йомшак эремчек (мягкий творог 5%), 70 г чия (өшегән чия, төшләреннән чистартасы), 2 г фитпарад (яки тәменчә шикәр/бал), 30 г җылымса сөт, 7 г желатин. 
 
Башта сөткә желатинны салып бүртергә куябыз. Эремчекне, чияне, фитпарадны блендер савытына салабыз. Бүрткән желатинны микроволновкада җылытып алабыз (кайнап чыкмасын, алайса үзлекләрен югалта). Аны да блендерга салып, барысын бергә болгатабыз. 
 
Силикон формага салып, ярты сәгатькә туңдыргычка куябыз. Десертны алганчы, силикон форманы җылымса суда тотыгыз, алай эшләгәндә десерт формасын югалтмый. 
 
Фото: Айгөл Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев