Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Идрис Кәлимуллин хатыны белән мөнәсәбәтләре бозылуның сәбәбен әйтте

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин ел да нинди дә булса бәлагә тарып тора. Бервакыт бөтен республика аңа операциягә акча җыйды. Җырчыга куелган катлаулы диагноз бары тик Германиядә генә дәвалана иде. Озак вакыт чит ил клиникаларында дәвалап, аның аякларын саклап калдылар.

Быел исә тагы да кызганыч хәл: билгеле скрипкачы хатыны Гүзәл Кәлимуллина белән аерыла, бергә тормыйлар дигән сүзләр таралды. Сәбәбе - никахтан тыш туган баласы "пәйда" булуда. Моны күпләр пиар адым дип уйлады, әмма бу алай гына түгел. Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, 11 август көнне Идрис Кәлимуллин һәм аның никахтан тыш туган улы Илдус ДНК анализлары тапшырган. Нәтиҗәләр төгәл 2 атнадан әзер була, ди.



- Ул егетнең минем бала түгеленә иманым камил. Əгәр дә аңа 29-30 яшьләр булса, бераз икеләнүем булыр иде. Гүзәл белән 28 ел яшибез, өлкән кызыбыз Дианага 27 яшь, Кәмиләгә - 17, ә кечкенәбез Мәдинәгә - 5. Гаиләбездә бар да әйбәт бара иде, тик бу хәлләр Гүзәлнең нерв системасын нык какшатты. Бераз ял итәргә Төркиягә барып кайтырга иде. Ə инде "бергә яшәмиләр" дигән сүзләрдә күпмедер хаклык та бар. Ал да гөл яшәгән бер генә парны да белмим мин, талашулар, проблемалар бар кешедә дә бар. Əммә моны пәрдә артында калдырырга кирәк.


Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев