Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Идәнгә төшсә, алып кабарга ярамый торган өч ризык

Сыр, ит, конфетлар идәнгә төшеп китсә, аларны йорт хайваннарына гына ашату хәерле.

Идәнгә төшкән очракта алып кабарга һич ярамый торган ризыклар исемлеген "Челнинские известия" сайты язды. 
 
Сыр. Бу ризыкка бөтен пычрак та бик тиз иярә. Аны юып төшереп тә булмый. Шуңа күрә, сыр идәнгә төшсә, аны ашарга ярамый.

Ит. Ит кисәге кулдан төшеп кисә, аны кызганып та тормагыз. Идәннән алган ит кисәге бик зарарлы була. Дымлы ризык бик күп бактерияләрне үзенә җыя. Коры продуктларга ул кадәр микроблар ябышмый.

Конфет. Бу баллы ризык бик ябышкак була. Шуңа күрә ул кулдан төшеп китсә, магнит кебек бар пычракны үзенә тарта. Конфетка чәч бөртекләре дә күпләп ябыша.
 
Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев