Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иделдә катамаран белән баржа бәрелешеп, 10 кеше һәлак булган

Волгоградта катамаран белән баржа бәрелешү аркасында 10 кеше үлгән, дип хәбәр иткәннәр "РИА Новости"га төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ведомствода әйтүләренчә, тагын биш кеше зыян күргән, бер кешенең язмышы билгесез.

 
Әлеге хәл Иделдә - Волгоград янында булган: ярдан бер чакрым гына ераклыкта Голодный утравы янында килеп чыккан. Биредә катамаран һәм ике баржалы буксир бәрелешкән. Бәрелешү аркасында, катамаран әйләнеп капланган.
 
Россия елга-диңгез флотында хәбәр итүләренчә, катамаран белән бәрелешкән теплоход фарватер буйлап барган, борылыш ясарга аның мөмкинлеге булмаган, дип яза Татар-информ.
 
12 урынлык җирле катамаранда 16 кеше булган. Алар барысы да - Россия гражданнары. Бәрелешүдән алар барысы да суга төшеп киткән.
 
Зыян күргән өч ир-ат һәм ике хатын-кых хастаханәдә. Табиблар бәяләвенчә, аларның хәле канәгатьләнерлек. Коткару операциясендә 12 йөзү чарасы кулланыла. Ярда губернатор Андрей Бочаров җитәкчелегендә оператив штаб эшли.
 
Тикшерү комитеты Россия Җинаять кодексының 263 маддәсе 3нче бүлеге буенча ("Су транспортында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү") җинаять эше кузгаткан.
 
Урында тикшерүчеләр эшли. Катамаран хуҗасы һәм әлеге сәяхәтне оештыручы ачыклана. Кайбер матбугат чаралары судно хуҗасының Калачевский районының элегрәк хөкем ителгән экс-башлыгы Дмитрий Хахалев икәнлеген, судно белән дә ул идарә итүе турында яза. Әлеге мәгълүматны рәсми рәвештә раслаучы юк. 
 
Фото: ТАСС
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://newinform.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев