Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ИҖАТ КОНЦЕРТЛАРЫ БАШЛАНДЫ

19 гыйнварда район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган «Комсомол токымы, алга атла» дигән девиз астында иҗат-отчет концертлары башланып китте.

Иң беренчеләрдән булып Сәләтле балалар мәктәбе һәм Саба балалар иҗат үзәге коллективлары Эзмә авылы тамашачыларына «Исеңдәме...» дип аталган тирән эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Тамашачыларны концерттагы чыгышлар еракта калган комсомолга кабул ителү мизгелләренә алып кайтты, пионер жырларын, биюләрен искә төшертте, кыскасы, күңелле ял тамашасы тәкъдим ителде. 2 сәгатькә сузылган концертны зал тулы тамашачы озак алкышлады. Муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов бай эчтәлекле концерт программасы күрсәткән Сәләтле балалар мәктәбе һәм Саба балалар иҗат үзәге коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерде, хезмәтләрендә уңышлар теләде. 26 гыйнварда Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында Саба гимназиясе коллективының иҗат концерты узачак.

Фото: https://www.instagram.com/saby_official_

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев