Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Галимуллина белән очрашу

Районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Галимуллина китап сөючеләр күңеленә "Мәхәббәт аланы", "Ефәк кулъяулык", "Ак бураннар аша", "Томанлы төн", "Карлы миләш тәме", "Күгәрчен оя корганда", "Җиләкле тау сере" дигән әсәрләре белән үтеп керде. Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар - гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш әзерләгән авырлыкларны зур...

Районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Галимуллина китап сөючеләр күңеленә "Мәхәббәт аланы", "Ефәк кулъяулык", "Ак бураннар аша", "Томанлы төн", "Карлы миләш тәме", "Күгәрчен оя корганда", "Җиләкле тау сере" дигән әсәрләре белән үтеп керде.

Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар - гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш әзерләгән авырлыкларны зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Шушы образлар аша безгә - китап укучыларына, олы тормыш сабаклары бирә. Шушы көннәрдә аның тагын бер китабы дөнья күрде. "Тау җылысы" дигән әсәре дә укучыларда бик зур кызыксыну уятты.

6 март көнне район үзәк китапханәсенең уку залында авыл китапханәчеләренә Гөлсинә Наил кызы Галимуллинаның яңа гына дөнья күргән "Тау җылысы" китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Очрашу барышында язучы үзенең иҗаты, уй-кичерешләре, алда торган планнары белән таныштырды, күптөрле сорауларга тулы, кызыклы җаваплар бирде. Очрашу ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең изге теләкләрен, рәхмәтен җиткерде.

Реклама

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев