Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иң зур гөнаһлар нинди һәм алардан ничек арынырга?

Беребез дә гөнаһсыз түгел. Адәм баласы, ничек кенә сакланырга тырышса да, ялгышмый тормый. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Имам-хатыйблар, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Алардан арыну юлын да күрсәтә.

Гөнаһ ул – кешенең ахирәттә газапта калуына сәбәп булачак сүзләр яки гамәлләр. Ислам динендә гөнаһлар ике төрлегә бүленә. Коръәндә: «Әгәр сез Аллаһ тарафыннан тыелган гөнаһларның олысыннан саклансагыз, сездән кечкенә гөнаһларны да ерагайтырбыз. Сезне шәрәфле бер урынга күтәрербез», – ди. Кечкенә гөнаһлар кешенең әдәпсезлек, тәрбиясезлек күрсәтүенә бәйле булырга һәм изге гамәлләр ярдәмендә юылырга мөмкин. Олы гөнаһларга урлау, талау, кеше үтерү, зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, аракы эчү, әти-әнине рәнҗетү һәм башкалар керә, дип яза vatantat.ru.
Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм:«Гөнаһлар ике намаз, ике җомга арасында гафу ителер», – ди. Адәм баласы Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен намазын укыса, көз көне агачтан яфраклар ничек коела, аның гөнаһлары да шулай ук коелыр. Мәчеткә намазга дип юл тоткан кешенең дә барган һәр адымы өчен бер гөнаһы җуелыр. Шулай ук һәр көнне иртән һәм кичен йөзәр тапкыр «сөбхәналлаһиүәбихәмдиһи, әстәгъфируллаһ» дип кабатларга иренмәгез. Болар фәкать кече гөнаһларның гына гафу кылуына сәбәпче була ала. Олы гөнаһ гафу ителсен өчен, тәүбә кылырга кирәк.
Тәүбә итүнең шартлары: кылган гөнаһтан баш тарту, аның өчен үкенү, тәүбә иткән гөнаһ эшне башка кабатламау, рәнҗеткән кешеңнән гафу сорау һәм яхшы гамәлләр кылу.

Фото: mahalla1.ru

 

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев