Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иң яманы – хөсетлек (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Кешене кешелектән чыгаручы төп сыйфатларның иң начарлары - хөсетлек, көнчелектер дип уйлыйм. Әгәр адәм баласы шушы сыйфатларга ия икән, бүтән начарлыкларны аның күңеле инде күптән үзенә сеңдергән дигән сүз. Хөсетлек-көнчелеге шуларның тышка бәреп чыккан чагылышлары гына. Мондый кешеләр үзләре генә интегеп калмый, янәшәдәгеләрне дә газаплап бетерә.

Бер хатын белән сөйләшеп утырабыз. Иреннән зарлана. Зарланырлык та шул инде - аек көне булмаган иренең холкы галәмәт яман. Бу хатын айның ничә төнен генә тыныч йоклап уздыра икән? Биш бала үстереп тараттылар, ир һаман игә килми, беркем тыя алмый үзен.

Югыйсә, кеше арасында алай ук түгел ул. Өенә кайтуга ерткычка әйләнә, хатыны өйдән чыгып качмыйча, тынычланмый икән. Өстәвенә, галәмәт көнче, хатынын көнләшеп, аның исемен кушып сөйләмәгән ир якын тирәдә түгел, районда калмады бугай инде. Болары да әле түзәрлек, тик ул кешенең тормышыннан, эшеннән көнләшеп бәгыремне ашый, ди танышым. Тормышын яхшырту ниятеннән ике эштә эшләүче кеше бу ир өчен - "бирән", хатынын яратып, хөрмәт итеп яшәсә - "чүпрәк", ә өй җиткерсә, каралты-кура торгызса, шуларны төзүчеләр янына барып, эшләгән кешеләрнең нервыларын бозып, теләсә-нинди әшәке сүз әйтеп бәйләнеп утыра икән. Нишләргә дә белгән юк, әйткәнне аңламый, мондый кешеләр белән янәшә яшибез, алар күп бит, берничә генә түгел, ди.

Хәзер күп гаепне заманага сылтап калдырырга яратабыз. Инде дистәләрчә еллар илдә аңлаешсыз вәзгыять хөкем сөреп, адәм баласының холкы начар якка үзгәрүгә көйләнгән булса да, кешенең уңышларына, шатлыкларына чын күңелдән сөенә белүче хәерхаклы, киң күңелле кешеләр дә бар. Фермада эшләп йөргән җиремнән кинәттән районга журналист итеп билгеләнгәч, мин үз башымнан кичердем бу көнчелек дигән пычрак, ябышкак чирне. Ниләр генә ишетергә туры килмәде. Үз-үземне юатып, миңа бу сүзләрне әйтүче кешенең үзенә авыррак та әле: ул бит әлеге әшәке сүзләрне миңа әйткәнче, күпме вакыт җанын каралтып күңелендә йөрткән, үзенең күпме нервысын бетергән, төннәрен дә шуларны барлап йокламый яткандыр, чиргә сабыша язгандыр дип уйлый идем. Ләкин әйтелгән авыр сүз, ишеткән яла, гайбәт беркемгә дә куаныч китерми, әйткән кешенең хаксызлыгын белсәң дә, теләсәң-теләмәсәң дә күңелдә ул кешегә карата рәнҗеш кала. Әни һәрвакыт: "Хаксыз сүзең, килешмәгән эшең белән кеше рәнҗетмә, рәнҗеш иртәме-соңмы төшә, дөньядагы иң әшәке нәрсә - яла сүз, нигезсез гайбәт, уйланмаган эш", - дип әйтә иде. Нинди хак сүзләр!

Каләм тибрәтү дәверендә дә көнләшү дигән нәрсә белән очрашырга туры килде. Мине белеп бетермәгән кешеләр, кимсетеп: "Укырга иде, фермада эшләмәс идең!" - дип акыл бирделәр. Мин училищеда да, техникумда да, аннан югары уку йортында да белем алган, өч дипломга ия белгеч, югыйсә. Алган белгечлек һәрчак һөнәр булып китми, фермада эшләүче - укымаган надан кеше дигән сүз түгел, җаның нинди эшкә тартыла бит! Кешенең кешелеген кимсетү үзе наданлык. Тәкәбберлек иң зур гөнаһларның берсе һәм кешеләр белән аралашканда боларның берсен дә онытырга ярамый.

Хөсетлек, көнчелек тә адәм баласына Ходай тарафыннан өеп бирелгән сыйфатлар. Нигезеңә, үзәгеңә салынган икән, алардан арыну, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Әлеге сыйфатларга ия кешене беләм һәм нык кызганам үзем. Әгәр хөсетлеге, көнчелеге булмаса, аннан да яхшырак дусны күз алдына да китерерлек түгел. Һәрчак ярдәмгә ашыгучы, юмарт, синең өчен җанын ярып бирергә әзер ул кеше кечкенә генә уңышыңнан да үлеп көнләшә һәм моны яшерә дә алмый, шундый зәһәрләнә, хәтта сүзләренә кадәр төтенләп чыккандай тоела. Иң яраткан сүзләре: "Сине ирең артык ярата!", "Сине җитәкчеләр яклый", "Синең туганнарың әйбәт булгач та!", "Балаларың сине яраткач!" Бернинди сүз белән дә тынычландыра торган түгел, тырышуларың аны ярсыта гына бара. Уңышыңа үзең дә сөенми башлагач, күңелеңдәге шатлык очкыннары тәмам сүнгәч кенә тынып кала ул. Күңелендәгесен чыгарып бетергәч ничектер нәүмизләнеп кала. Бигрәк кызганыч тоела ул шул чакларда. Сизәм бит инде күпме газап чиккәнен. Үзенә дә уңайсыз кебек, тик берни эшли алмый - әйтеләсе әйтелгән.

Хөсетлек, көнчелек белән кыз чакларда да очрашкан булды. Бездән ике класс кына югары укучы чибәр генә кыз бар иде. Чибәрлеге өстенә, аңа әтисенең төрле төшемле җирләрдә эшләүче кыз туганнары бик ярдәм итә иде. Әтисе үлгән, әнисе читтә дип, жәлләп өс-башын карыйлар, тәмледән- тәмле ашаталар иде. Куанып-очынып укыйсы да, укыйсы гына бит инде, югыйсә. Юк шул. Хөсетлеге бөтен барлыгын агулый, кызлар аягында арзанлы гына яңа оек күрсә дә атна буена кәефсез йөри. Мәктәпнең яртысы аның өчен "хәерчеләр" булса, калган яртысы "әҗәтканалар" иде.

Бервакыт Мамадышта очраштык без аның белән. Таушалган, элекке чибәрлеге дә юк. Тик карашындагы тәкәбберлек кенә шул көенчә калган. Минем өстемдәге пәлтәмне тотып карагач, кайдан алуым белән кызыксынды. "Мәскәүдән..." - сүземне әйтеп бетерергә өлгермәдем, ул: "Хии, хәерченең..." - дип, тезеп китте. Берничә минут дәшми генә тыңлап торгач, сүз ахырын көтмичә, саубуллашып китеп бардым.
Чир китә, гадәт китми дип, бик белеп әйткән халык.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев