Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән конкурста сабалылар да катнашты!

2018 елның 16-17 октябрь көннәрендә “2014-2020 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.

 

Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге,югары яки урта һәнәри белемле, билгеләнгән тәртиптә гариза биргән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре катнашты.

Реклама

Саба районыннан бу конкурста Фаляхутдинова Айгөл Мухаметхановна, Шайнурова Айназ Рафаэлевна, Валиев Марс Фаридович,  Мирзагалямов Нияз Резванович, Нигаметзянов Ринат Фирдинантович, Тухватуллин Динис Данилевич и  Шарафиев Рөстем Нурисламович катнашты.

«Иң яхшы хисапчы-икътисадчы» номинациясендә 3 нче урынны Шытсу хуҗалыгыннан  Фаляхутдинова Айгөл алды.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев