Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Иң яхшы комбайнчы-2017” лидерлары мәгълүм — исемлек

Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашкан алдынгы комбайнчыларга 100әр мең сум премия тапшыруы хакында игълан иткән иде.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашкан алдынгы комбайнчыларга 100әр мең сум премия тапшыруы хакында игълан иткән иде.

Бәйге шартлары буенча, техника берничә төркемгә бүленгән. Беренче төркемгә СК-5 Нива, Вектор-410/420, КЗС-7, Енисей, икенчегә - ДОН-1500/1200, Акрос-530/550, КЗР-10 Полесье, КЗС-812, КЗС-10К, Кейс-2366, Нью Холланд ТХ-65/ТС-56, Клаас Доминатор Мега-204/208, өченчегә - Акрос 580/585/595, КЗС-1218, Нью Холланд CSX/CX/CS, Мега-360/370, Клаас Тукано 430-450/470-480, Клаас Лексион 480/540, Джон Дир 9560-9670, Джон Дир W540, дүртенчегә - Клаас Тукано 570-580, Торум-740/750, Клаас Лексион 560/570/580/650/670/740/770 комбайннары кергән.

Беренче төркемдә алдынгы урында Лаеш районы "Зарипов Г.Б." КФХсы комбайнчысы Фәргать Әхмәтшин бара. Ул 21 көн эчендә "Нива СК-5" комбайнында 1764 тонна бөртек суктырган.

Икенче төркемдә беренчелекне Әлмәт районы Н.Е.Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте комбайнчысы Андрей Федосеев били. Ул 27 көн эчендә "Нью-Холланд ТС-56" комбайнында 3360 тонна бөртек суктырган.

Өченче төркемдә лидер - Нурлат районы "Сөләйманов А.И." хуҗалыгы комбайнчысы Владимир Никитин. Аның ярдәме белән, 33 көн эчендә "Нью Холланд 8080" комбайнында 4615 тонна ашлык амбарга озатылган.

Реклама

Дүртенче төркем алдынгысы - Фирдәвес Зәйнуллин. Әлки районы "Хузангаевский" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнчысы 26 көндә "Торум 750" дә 3222 тонна ашлык җыярга өлгергән.

Алдынгыларны җитәкчеләре дә мактап туя алмый. Мисал өчен, Владимир Никитин хезмәт куйган хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов: "Бик уңган, техниканы яхшы белә, эшенә җаваплы карый", - диде комбайнчы хакында.

Аның сүзләренчә, Владимир Никитин 1964 елда Нурлат районы Чулпан авылында туган. Хәрби хезмәттән кайткач ук механизатор булып эшли башлаган. Аның тормыш иптәше шәфкать туташы булып эшли. Алар бергә алар ике кыз тәрбияләп үстерә. "Бик тәртипле, үрнәк гаилә", - дип тасвирлады Никитиннарны җитәкче.

Урып-җыю кампаниясе вакытында комбайнны егәрләсә, елның башка сезоннарында Владимир Никитин тракторда эшли.

Рәсемдә: Нурлат игенчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев