Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иң кыйммәтлесе Максим Галкин, ә Петросян кешене ничә сумга көлдерергә риза?

Журналистлар Русия эстрадасының юмор сәхнәсендә ал-ял белми “тир түгүче”ләрнең корпоративларда күпмегә чыгыш ясавын ачыклаган. Иң кыйммәтле көлдерүче Максим Галкин икән. Бәйрәм кичәсендә ул 50 мең еврога (якынча 3,58 млн. сум) чыгыш ясый.

Александр Ревва да 2 млн. сумнан азракка йөреми. Ә менә Евгений Петросян 700 мең сумга да кеше көлдерергә риза. Шушы ук суммага “Аншлаг” һәм “Кривое зеркало”ның башка артистлары да чыгыш ясый. 
 
Иҗади коллективларны корпоративларга чакыру кыйммәтрәккә төшә. Мәсәлән, “Уральские пельмени” 1,5 млн. сум сораса, Comedy Woman актрисалары ярты сәгать өчен 1,8 млн. сорый. 
 
Әлбәттә, “артык очынмый” торган коллективлар да бар. Мәсәлән, “Новые русские бабки” бер сәгать өчен 500 мең генә ала. 
 
Автор : Эльмира Ибраһимова
Чыганак: iz.ru
Фото: https://www.dp.ru
 
 
 

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев