Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иң куркыныч этләр кайсы?

Эт – кешенең тугры дусты дисәләр дә, Русия Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев тирә-юньдәгеләр өчен этләрнең аеруча хәвефле 12 токымын үз эченә алган карарга кул куйды.

Акбаш, Бразилия бульдогын, Америка бандогын, Төньяк Кавказ этен, гуль догны, бүре-эт гибридларын, булли кутта, амбульдог, бэндог, волкособ, питбульмастиф маэмайларын, саф токымлы  алапах бульдогын 2020 елның 1 гыйнварыннан  борынчык кидерми урамда йөртү тыела. Бу очракта бер генә искәрмә мөмкин: әгәр эт кешеләрдән уратып алган территориядә булса, мондый таләп кирәкми.  
Моңа кадәр этләрнең 69 токымы үтә дә хәвефле булып саналган иде. Җәмәгатьчелек фикерләреннән соң бу исемлекне кире карадылар.

 

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: Московский комсомолец.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев