Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иң алдынгы игенчеләр Рөстәм Миңнеханов грантына ия булачак

Быелгы һава шартларының уңай булмавын һәм уңышның зур булуын исәпкә алып, яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов грант тапшырачак. Республиканың иң яхшы 200 комбайн экипажына 100 әр мең сум күләмендә премия бирелү күздә тотыла.

Бу хакта бүген муниципаль берәмлекләр белән оештырылган видеокүпер барышында ТР Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"Методика комбайннарның маркаларын һ.б. билгеләрен исәпкә алып төзеләчәк. Бүгеннән алып без мониторингны башлыйбыз һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре атнага ике тапкыр комбайнчылар хакында объектив мәгълүмат тапшырырга тиеш була", - диде министр.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев