Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Хушлашабыз. Бетте!”. Кемерово вакыйгасыннан нинди сабак алырлар?

Кемероводагы фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде. Рәсми саннарга караганда, янгында кимендә 64 кеше үлгән. Себердәге коточкыч хәлне Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге фаҗига белән дә чагыштырдылар. Һәр икесендә дә иминлек турында артык кайгыртып тормаганнар, диләр. Бу вакыйгадан сабак алырлармы?

Кемеровоның "Зимняя вишня" күңел ачу үзәгендә янгын чыгу турында тәүге мәгълүмат якшәмбе көнне төштән соң билгеле булды. Озак та үтмәстән, социаль челтәрләр гадәттән тыш хәлгә бәйле куркыныч видеоязмалар, ут эченнән чыга алмаган балаларның әниләре белән хушлашып язган смс-хәбәрләре белән тулды. Ни хикмәт, федераль каналлар дәшмәде. Янгынны кичә көндез сүнедереп бетерүләре турында хәбәр иттеләр. Гадәттән тыш хәл моннан биш ел элек ачылган сәүдә үзәгенең дүртенче катында чыккан. Биредә өч кинотеатр, балалар күңел ачу мәйданчыгы, кафелар һәм шугалак урнашкан. Язгы каникулда сәүдә үзәгендә бала-чага күп булгандыр дип фаразлап торасы да юк. Рәсми мәгълүматларга караганда, янгында һәлак булган 64 кешенең тугызы - балалар. Гаиләләре белән корбан булучылар турында да билгеле. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә теркәлгән 59 кешенең 41е - балалар. Арада ике яшьлек сабый да бар.


Фаҗига шаһитлары сәүдә үзәгендә янгын сүндерү системасы һәм сигнализация эшләмәвеннән зарланган. "Янгын башлангуа ук ут сүнде, ишекләр бикләнеп калды, эскалатор һәм лифтлар эшләмәде. Кешеләр бер-берсен таптый башлады", - дип язганнар социаль челтәрләрдә. Кайбер мәгълүматларга караганда, фаҗига корбаннары 200гә кадәр җитәргә мөмкин. Хәрабәләр астыннан мәетләрне чыгару эше дәвам итә. Баштарак хәбәрсез югалганнар исемлегендә Казаннан 11 яшьлек Майя Ерохина булуы турында да әйттеләр. Соңрак исә әлеге хәбәрне кире кактылар. Янгында хәбәрсез югалганнар арасында Кемерово өлкәсенең Трещевский бистәсе мәктәбе укучылары да бар. Бишенче сыйныфта белем алучы балалар каникулда шәһәргә кино карарага барган. Тырышып укыганнары өчен, сыйныф җитәкчесе укучыларга әнә шундый бүләк ясаган. Алар әти-әниләренә: "Хушлашабыз. Бетте!" - дип хәбәр җибәргән.


Сәүдә үзәге җитәкчелеге әйтүенчә, янгын бала-чаганың шуклыгы аркасында килеп чыккан булырга ихтимал. Әйтүләренә караганда, малайлар уен мәйданчыгындагы поролонга ут төрткән. Икенче бер фараз буенча, туган көн бәйрәмендә торттагы шәмнән ут элгән. Җинаять эше эше буенча дүрт кешене тоткарлаганнар. Алар арасында сәүдә үзәгенең генераль директоры һәм иминлек кагыйдәләре өчен җаваплы зат та бар. "Бинаның хуҗасы исә Австралиядә яши. Ул - илнең кондитер патшасы, миллиардер Денис Штенгелов. Сәүдә үзәгенең формаль җитәкчесе дә җаваплылыкка тартылырга тиеш дип саныйм", - дип язып куйган "Фейсбук"та Кемероводан Дәүләт Думасы депутаты Антон Горелкин. "Адмирал" очрагында кебек үк, "Зимняя вишня" элеккеге җитештерү бинасын төзекләндереп ясалган. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Казанда чыккан янгында 19 кешенең гомере өзелде. Соңгы еллардагы иң зур фаҗигаләрнең берсе исә Пермьдә булды. Төзелеш кагыйдәләрен бозу һәм пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында, 2009 елда "Хромая лошадь" төнге клубында 156 кеше үлде.


Сәүдә үзәгендәге фаҗига турында ишетүгә, Кемеровода яшәүчеләр кан бирү үзәкләренә чиратка тезелгән. Халык хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Шул ук вакытта гадәттән тыш хәл урынында төбәк губернаторы Ааман Тулеевның килеп күренмәвенә ачу белдергәннәр. Дөрес, соңрак бу хәлгә ачыклык керткәннәр. Губернатор илнең Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков үтенече буенча өйдә утырган икән. Түрәнең машинасы янгын сүндерүчеләргә комачау итмәсен, дигәннәр. Аман Тулеев фаҗигадә һәлак булучыларның гаиләләренә берәр миллион сум күләмендә акча түләнәчәге турында әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкә губернаторына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. "Күпләгән кешеләр, балаларның үлеме бер генә татарстанлыны да битараф калдырмады, - диелгән анда. - Кемерево халкы, бөтен ил белән без гомерләре вакытсыз өзелгән, тормышлары әле башланып кына килгәндә якты дөнья белән хушлашкан сабыйларны һәм мәктәп укучыларын, әлеге янгында үз җанының бер өлешен - иң кадерле һәм сөеклеләрен югалткан кешеләрне уйлап кайгырабыз".


Бу вакыйгадан сабак алырлармы? Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә караганда, Кемероводагы фаҗигадән соң, ил генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман Россия шәһәрләре прокурорларына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә төбәкләрдәге күңел ачу үзәкләре булган комплексларны тикшерергә кушкан. Тикшерүчеләр килеп төшсә, бигрәк тә, Кемероводагы кебек зур фаҗигадән соң, карап торышка куркынычсыз булып күренгән сәүдә үзәгендә дә хата табарга мөмкиннәр анысы. Ял мәйданының эшен туктатып торырга яки, гомумән, ябулары да ихтимал. Болай була калса, сәүдә үзәгендә дуслары белән очрашырга, баласын уйнатырга, ашарга-эчәргә күнеккән шәһәр халкы нишләр? Кибеттә вакыт үткәрү күптәннән инде тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнде бит. Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк. Якшәмбе көнне "Зимняя вишня"да халык тереләй янган вакытта Казандагы "Тандем" һәм "Кольцо" сәүдә үзәкләрендә халыкны эвакуацияләделәр. Берәү хокук саклаучыларга шалтыратып, кибетләрдә хуҗасыз сумкалар ятуы турында әйткән. Шөкер, тикшерү барышында әлеге хәбәр расланмаган. Тик социаль челтәрләр гадәттән тыш хәл аркасында, ял көнне матур күлмәк, ипи-сөт сатып ала алмаучыларның зарлары белән тулды. Сабак ала белмибез, димәк.

("Ватаным Татарстан", /№ 41, 27.03.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев