Хуш киләсез, санкцияләр – 2

Үткән җомгада Вашингтон тарафыннан "өф" итеп кенә өреп җибәрелгән һава агымы дүшәмбегә Мәскәү биржаларына финанс давылы булып килеп җитте: куыклар шиңеп, Россия компанияләре акцияләре түбәнгә тәгәрәде. Олигархик капиталның югалтулары бер көн эчендә генә дә 15 миллиард долларга җитте, диделәр.
Дөрес, Россия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев зыян күргән олигархларга ярдәм ителәчәге турында белдерде инде. Хөкүмәтнең үз акчасы юк, бары тик салым түләүчеләрне игәүләп җыелган акча гына бар икәнен искә төшерсәк, Мәскәүнең тагын бер тапкыр безнең җилкәләрне каезларга җыенуын аңлау кыен түгел. Санкцияләрдән бигрәк тә алюминий магнаты, "Русал" акцияләрен үз кулында тотучы Дерипаска зыян күрде: санаулы сәгатьләр эчендә алюминий кәгазьләре ике тапкыр очсызланды. Ул гына да түгел, халыкара трейдерларның рус алюминиен сатып алудан баш тартырга җыенуы турында хәбәрләр килеп иреште. Монысы куык тишелүгә караганда да куркынычрак нәрсә: бөтен дөньяда җитештерелгән алюминийның 7 процентын базарга чыгара торган компания эштән туктаса, базарда бу төсле металлга бәяләр үсәчәк, әмма Россия металлурглары югары бәяләр фонында суган суы суырачак. Бер "Русал" гына түгел, банклар һәм башка компанияләр дә йөзләгән миллиард сум акча югалта хәзерге мәлдә. Әле җитмәсә, Вашингтон Сүриядәге химик һөҗүм уңаеннан яңа санкцияләр әзерләнүе турында хәбәр итә. Кемнең касыгына кайсы яктан нинди очлы әйбер белән төртәселәре төгәл мәгълүм түгел. Россиянең финанс карынында нинди ачлык башланачагын беркем дә тулысынча күз алдына китерә алмый. Аналитикларның берсе авызыннан да юатулы сүзләр чыкмый әлегә. Акцияләр белән бергә рус сумы да кара тишеккә оча. Матрас астында доллар яшерүчеләр сөенә, рубльгә ышаныч баглаучылар яңа финанс паникасы башлануга банкларга ябырылырга дип, старт сызыгына аякларын терәргә әзерләнә.
Биржалар исә өметсезлеккә бирелү ягында. Кичә хәтта Мәскәү биржасы эленеп калды, брокерларга акция бәяләрен күрсәтүче электрон таблицалар "катты". "Безнең Трамп" Россиягә явыз Обама күрсәтмәгән «игелекләр» күрсәтә: иртәгә кайсы компания санкцияләр сандалына салыначак икәнен беркем дә белми. Хәтерлик: ел башында янкилар санкция исемлеген игълан иткәч, россияле элита аны «Кремльнең телефон белешмәсе» дип көлгән иде. Менә шул белешмәдәге олигархлар барысы бергә дер калтырый бүген. «Кремль доклады» берьюлы барысының да кытыгына тия, тик берәүнең дә көләсе килми. Элмәк акрын бууы белән куркыныч, билгесезлек газабы эчтән кимерә.
Вашингтон исә «Кремль доклады» белән олигархларга һәм сәяси элитага ел башында шундый сигнал биргән иде: Владимир Владимировичны Кремльдән чыгарырга. Хөрмәтләп лаеклы ялга озатсалар да, рөхсәт ителә, кырысрак башка ысулны сайласалар да, океан артындагылар каршы килмәячәк. Тик россияле элитаның һәм финанс капчыкларының кискен хәрәкәтләр ясарга көче җитмәде. Олигархлар үзләрен кияүгә чыкмый гына балага узган кыз кебек тотты: бәлки, үзеннән-үзе шиңәр әле, дип юандылар.
Кремльнең үзендә дә хәлнең җитдилеген аңламадылар, хәзер дә аңламаганга салышалар. Чынлыкта эшләр харап: ил корабы зур тизлектә таш кыяга якыная, капитан исә пассажирларны мультфильмнар күрсәтеп мавыктырып котылмакчы була.
Вакыйгаларның шундый үсешен без үткән елның август башында ук фаразлаган идек. Без яздык: "...санкцияләр үзләре генә артык куркыныч түгел, Мәскәүнең аларга җавабы куркыныч".
Җавап үз аягыңа үзең ату стилендә булачак һәм инде булып ята, шуннан соң инде болай да ярым шуышып яшәгән "бөек держава"ның һәм бөек халыкның аянычлы хәлдә каласын алдан күрмәс өчен тома сукыр булырга кирәк. Бу уңайдан ватандашларны "котларга" була: хәлләр авыр һәм тагын да авыраячак». Безнең шушы фаразны хәзер рус аналитиклры сүзгә сүз кабатлый. Мәскәү гел үз карынына үзе хәнҗәр кадау белән мавыга бүген, үз җәрәхәтенә үзе тоз сала. Хәлне төзәтү турында уйлап та караучы юк.
Газета хәбәрчесе бу юлларны язганда, әле биржалар ачылмаган, шуңа күрә агымдагы ситуацияне билгеләп булмый. Берникадәр вакытлыча уңайлану да булырга мөмкин, кискен түбән сикерү дә дәвам итә ала. Әмма бер нәрсә ачык: Россияне кабергә тыгачак тетрәнү башланды инде.
Рәшит Фәтхрахманов
("Ватаным Татарстан", /№ 51, 11.04.2018/)
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 15:24Алдагы озын ял көннәре июнь аенда булачак Россиядә агымдагы эш атнасы кыска булачак – Җиңү көненә багышланган яллар 10 майга кадәр дәвам итте.17900
-
19 май 2022 - 09:50Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында. Бу хакта РИА Новости яза.23600
-
19 май 2022 - 09:47АО «Транснефть – Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть - Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.14900
-
19 май 2022 - 09:32Саба районының Шәмәрдән үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды Саба районының Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Изге чарада кырыкка якын бала катнашты, иң кечкенәсенә 2,8 яшь иде.15101
-
18 май 2022 - 14:17Дулкын радиосында кунакта "Дулкын" радиосының "Китапханәче сүзе" тапшыруында Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гарипова Йолдыз Гали кызы һәм әйдәп баручы китапханәче Мөхәммәтшина Эльмира Васыйл кызы чыгыш ясады.19400
-
18 май 2022 - 10:06Статистика: Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Дөньяның төрле илләрендәге пенсияләр күләмен чагыштырганда ике алым (теге яки бу валютадагы уртача түләүләрне сумнарга күчерү яки хезмәт хакы һәм пенсияне чагыштыру) кулланыла. «Прайм» агентлыгы Дәүләт идарә университетының статистика кафедрасы мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Кузнецовка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.19900
-
18 май 2022 - 09:5018 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә! 1977 елдан башлап, 18 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә.19900
-
18 май 2022 - 09:38Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.14200
-
"Атна" инф. программа. Эфир 06.05.2022г
-
"Атна" инф. программа. Эфир 29.04.2022г
-
22 февраль 2022 - 10:25Без имениБик зур рэхмэт 👍Олы Нырты авылында яшәүче Юнысов Харис Юныс улына 90 яшь! // 17.02.2022. Радио (+аудио)
-
21 октябрь 2021 - 14:08Без имениПрививка ясаткан кешедә авырый, ясатмаганыда! Прививка ясатканы ковид алып килә, шунда тарата! Ул вакцина юньле булмагач ник кешене эштән куарга!Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты
-
20 октябрь 2021 - 08:05Без имениМолодец Динара - хорошие стихи! Желаю тебе , твоей маме, всем твоим родным и близким долгих и счастливых лет жизни!Саба районы Язлы-Арташ авылында гомер итүче Якупова Вәсимә Мәүлит кызының туган көне! // 15.10.2021. Радио (+аудио)
-
31 май 2021 - 13:54Без имениДоказать итмичэ ничек суицид турында язарга була икэн улМамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
-
17 май 2021 - 18:05Без имениБик матур жыр, рэхмэт)))Иске Мичән авылында гомер итүче Кадрия Шагали кызына 65 яшь! // 12.11.2020. Радио (+аудио)
-
22 апрель 2021 - 08:12trksabadulkynnaryХәерле иртә! Гафу итегез, төзәттек.Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
21 апрель 2021 - 10:35Без именинигэ 90 яшь дип язылды?Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 15:27trksabadulkynnaryХәерле көн! Вконтакте яки инстаграмм битенә яза аласыз белешү өчен. Я шушы номерга шалтыратыгыз 2-43-11Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 13:33ФәридәИсәнмесез. Мондый котлауны кайда ,ничек язасы? Аңлатмассыз микэн?Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
17 май 2022 - 10:279400
-
4 май 2022 - 13:35«Көнчыгыш» автовокзалыннан Казан шәһәре, Аграр урамы, 8 нче йорт адресы буенча «Казан - Байлар Сабасы"төбәкара маршруты буенча автобуслар йөри Расписание : көн саен. Казаннан: "Көнчыгыш" автовокзалы. 13 сәгать 00 Мин., 18 сәгать. 00 Мин.23101
-
20 апрель 2022 - 14:10Хезмәт өмәсендә катнашырга чакырабыз Матурлык та, чисталык та үзебез өчен икәнен онытмыйк!12600
-
17 май 2022 - 13:13"Тату сыйныф серләре" конкурсы 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.28501
-
17 май 2022 - 09:58Бүген Саба гимназиясе каршында "КОСМОС" спорт командасы укучыларын каршы алдылар Гимназиянен "КОСМОС" спорт командасы укучылары Анапа шәһәреннән кайтты.26700
-
17 май 2022 - 10:03Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.25900
-
18 май 2022 - 08:47Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин Атна ахырында Татарстанда төнлә суыклар көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге тараткан фаразлар шуны күрсәтә.23900
-
19 май 2022 - 09:50Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында. Бу хакта РИА Новости яза.23600
-
18 май 2022 - 08:15Татарстанда БДИ ны алдан тапшырган укучыларның тугызы 100 балл җыйган Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырып, Татарстанда быел беренче тапкыр рус теле, профильле математика, физика, химия, җәмгыять белеме буенча 100 балл җыйган тугыз укучы билгеле. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.21500
-
17 май 2022 - 10:20Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.20300
-
18 май 2022 - 09:5018 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә! 1977 елдан башлап, 18 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә.19900
-
18 май 2022 - 10:06Статистика: Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Дөньяның төрле илләрендәге пенсияләр күләмен чагыштырганда ике алым (теге яки бу валютадагы уртача түләүләрне сумнарга күчерү яки хезмәт хакы һәм пенсияне чагыштыру) кулланыла. «Прайм» агентлыгы Дәүләт идарә университетының статистика кафедрасы мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Кузнецовка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.19900
-
18 май 2022 - 14:17Дулкын радиосында кунакта "Дулкын" радиосының "Китапханәче сүзе" тапшыруында Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гарипова Йолдыз Гали кызы һәм әйдәп баручы китапханәче Мөхәммәтшина Эльмира Васыйл кызы чыгыш ясады.19400
-
19 май 2022 - 15:24Алдагы озын ял көннәре июнь аенда булачак Россиядә агымдагы эш атнасы кыска булачак – Җиңү көненә багышланган яллар 10 майга кадәр дәвам итте.17900
-
19 май 2022 - 09:32Саба районының Шәмәрдән үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды Саба районының Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Изге чарада кырыкка якын бала катнашты, иң кечкенәсенә 2,8 яшь иде.15101
-
19 май 2022 - 09:47АО «Транснефть – Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть - Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.14900
-
18 май 2022 - 09:38Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.14200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба ТВ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 69864 от 29.05.2017г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мубаракова Альфия Галимзяновна
Адрес редакции: 422060, РТ, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова, 26
Телефон редакции: 8(84362)2-43-11
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: sabatv@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика