Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хуш исле икмәк (рецепт)

Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан икмәк рецептын тәкъдим итәбез.

Ике бик зур булмаган түгәрәк икмәк очен: 0,5 л - су, ярты кап "Люкс" чүпрәсе, 1 аш кашыгы (бик өеп тугел) шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, кирәгенчә он.

250 грамм жылы суга тозны, чүпрәне, шикәр комын, 2 аш кашыгы он салып апара ясап, ачытырга куярга. Катнашма чемердэп кабарып чыгарга тиеш.

Камыр әчегәч калган 250 грамм суны салып бетерергә дә, яхшылап болгатырга. Шуңа кирәгенчә он салып йомшак кына иттереп камыр басарга, май өстәргә, камырны кулга ябышмый башлаганчы озак басарга кирәк. Ике кисәккә бүлеп түгәрәкләп пешерәсе табага салып кабарырга куярга, өстен кисеп җибәрергә мөмкин. Аннары мичкә тыгарга.

Мичтә бераз торгач өстенә май урынына су тидереп алырга кирәк.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев