Саба ТВ

«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары - Республика конкурсларының призерлары

21 нче март көнендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укучылары, Яр Чаллы шәһәрендә булып узган, «Моң чишмәсе» Республика фестиваль - конкурсында катнаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре:

«Халык инструментлары» номинациясендә:

- Закирова Энҗе (курай) (укытучысы Солтанов С. Н.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Квинтет «Саба егетләре» (укытучысы Солтанов С. Н.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Дуэт кураистов (укытучысы Солтанов С. Н.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- Баян триосы (зурлар төркеме) (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- Шәрипов Нәфис (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- Баян триосы (кече төркем) (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - I дәрәҗә Дипломанты.

«Сынлы сәнгать» номинациясендә:

- Даминова Айсина(ДПИ) (укытучысы Газизова Г. Р.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Хафизова Зөлфия(ИЗО) (укытучысы Газизова Г. Р.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Садуртдинова Азалия(ИЗО)(укытучысы Газизова Г. Р.) - катнашкан өчен Диплом.

Шул ук көнне Арчада «Арча ягы - данлы Тукай ягы» XII Республика балалар иҗат конкурсы узды. Әлеге конкурста «Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалынең фортепианного бүлеге укучылары: Батыршина Карина һәм Хәбибуллина Диләрә (укытучысы Фәттахова Р. К.) катнашты. Икесе дә II дәрәҗәге Диплом белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен чын күнелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: