Реклама
6 нчы апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә, "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" нең музыка һәм сәнгать бүлегендә укучылар, XII нче «Челны собирают друзей» Халыкара яшь башкаручылар фестиваль - конкурсында катнашты.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фатыйхова Раилә Габдулгазиз кызын, конкурс Лауреатларын югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен, жюри әгъзалары "Рәхмәт хаты" белән билгеләп үтте.
Бәйге нәтиҗәләре:
Инструменталь башкару:
- баян триосы (зурлар төркеме) (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - I нче дәрәҗә Лауреаты;
- Шәрипов Нәфис баян (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - II нче дәрәҗә Лауреаты.
Сынлы сәнгать:
- Гафиятуллина Алсу (рәсем) (укытучысы Газизова Г. Р.) - II нче дәрәҗә Лауреаты;
- Даминова Айсинә (рәсем) (укытучысы Газизова Г. Р.) - III нче дәрәҗә Лауреаты;
- Мусина Алинә (рәсем) (укытучысы Газизова Г. Р.) - III нче дәрәҗә Дипломанты.
Катнашучылар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Жюри һәм конкурсны оештыручылар аларга киләчәктә дә уңышлар теләделәр.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз