Саба ТВ

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә: әниемнең дә, минем дә төшебезгә керми...

25 сентябрь көнне Хәния Фәрхи истәлегенә концерт оештырылды. Әлеге кичәгә мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина нәкъ Хәния апа образында килгән. Хәния Фәрхинең стилисты Рамилә Гайнетдинова легендар җырчының "прическа"сын аның сеңлесенә кабатлап ясаган.

Акчарлак басмасы Фирүзә ханым белән элемтәгә кергән.
- Барлык кешеләрнең дә диярлек төшләренә керә. Әмма әниемнең дә, минем дә төшебезгә бер тапкыр да кермәде. Хәзрәт: "Сездән риза ул, шуңа керми", - ди. Уйламаган, сагынмаган бер генә секунд та юк . Концертта кигән күлмәкләрен дә кочып йоклап карыйм, югыйсә. Вакытсыз киткәненә акыл ышанса да, йөрәгем ышанмый,- дип уртаклашкан ул.

---
Матбугат.ру

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: