Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәния Фәрхи кызына васыятен соңгы концертында сәхнәдә укыган булган

Уфада куйган соңгы концерт программасында Хәния Фәрхи сәхнәдән кечкенә кызы Алсуга багышлап шигырь укып, бөтен тамашачыны елаткан иде. Кызын кияүгә биргән ана бер көенде, бер сөенде... Мәрхәмәтле килендер Яңа йортка аяк бастың, кызым, Һәрбер йортның үз кануны. Аларча бул, нидер ошамаса, Кара бары дәшми калуны. Яңа йортка аяк бастың, кызым....

Уфада куйган соңгы концерт программасында Хәния Фәрхи сәхнәдән кечкенә кызы Алсуга багышлап шигырь укып, бөтен тамашачыны елаткан иде. Кызын кияүгә биргән ана бер көенде, бер сөенде...

Мәрхәмәтле килендер
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Һәрбер йортның үз кануны.
Аларча бул, нидер ошамаса,
Кара бары дәшми калуны.
Яңа йортка аяк бастың, кызым.
Ирең өчен яхшы хатын бул,
Өйдәгеләр өчен йомшак бул син,
Гайбәт сүзләр кертмә, каты бул.
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Син баш булма, ирең баш булсын,
Ирең сүзе һәрчак өстен булсын,
Өстәлләрдә һәрчак кайнар аш булсын.
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Син кояш бул, йөзең шат булсын,
Күзкәйләрең һәрчак шатлык булсын,
Сүзкәйләрең һәрчак татлы булсын,
Өскәйләрең һәрчак пакъ булсын.
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Кайнанаңа "әнкәй" дип дәш.
Синең өчен ул шундый ул үстергән,
Киңәшләрен тыңла, син бит яшь.
Яңа йортка аяк бастың, кызым...
Үпкәләүне белмә, көлеп тор.
Ирең эшкә китсә, озатып кал,
Тәмле табын белән көтеп тор.
Яңа йортка аяк бастың, кызым...
Сау бул, кызым, безне онытма!
Көтәм синең хакта яхшы сүзләр
Һәм матурдан-матур оныклар.
Әлеге шигырьне Ләйлә Дәүләтова иҗат иткән.
Хәзерге вакытта Алсу ире Руслан белән Уфада яши. Тиздән Казанга күченергә җыеналар. Әлеге вакытта фатир сату эшләре белән мәшгүльләр.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев