Саба ТВ

Хөкүмәт мәктәпләрдә өч сменалы укытуны бетерү максаты куйган

Мәктәпләр төзелешенә акча бүлеп бирү дәвам итәчәк.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт өч сменада укыту мәсьәләсен тизрәк чишү өчен мәктәпләр төзелешенә акча бүлеп бирүне дәвам итә. Бу хакта Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Чечня Республикасы Рамзан Кадыров белән очрашуда белдерде, дип яза ТАСС.

"Мәктәпләр буенча мәсьәлә калаулырак, ул безнең берничә җирлекккә, шул исәптән Чечня Республикасына да карый. Әлеге мәсьәләне, өч сменаны тизрәк бетерү өчен, мәктәп төзелешенә өстәмә финанслар бүлеп бирү юлы белән чишәчәкбез", - дигән премьер-министр. Аның сүзләренчә, ике сменада белем бирергә мөмкин, ә өч сменада укыту бик авыр.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: