Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәкимә әби Закирова: "Миңа, 100 яшьлек кешегә, зур хөрмәт белдереп, бушлай операция ясауны оештыучыларга Аллаһының мең рәхмәте яусын"

Оет авылында яшәүче 100 яшьлек Хәкимә әби Закированың күзенә операция ясалуын, инде әбекәйнең күзләре күрә башлап, өйдә балалары ярдәменнән башка үз-үзен йөртүе турында язган идек. Хәкимә әби шушы көннәрдә редакциягә шалтыратып, үзенә якты тормыш бүләк иткән изге күңелле кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерүебезне үтенде.

- Миңа, 100 яшьлек кешегә, зур хөрмәт белдереп, бушлай операция ясауны оештырган район башлыгы Рәис Миңнехановка Аллаһының мең рәхмәте яусын. Аның өлкәннәргә ихтирамлы булуы аркасында миңа шушы олы яшемдә якты дөньяны күреп яшәү насыйп булды. Яшем олы булгач, операция ясату турында уема да кермәгән иде. Шәмәрдәндә операция ясаган алтын куллы табиб - Александр Расческовка нинди генә рәхмәтләр укысам да аз булыр. Миңа аның шифалы кулы гына түгел, һәр җылы сүзе дә дәва бирде. Олы йөрәкле, алтын куллы кешеләр ярдәме белән мин олыгайган көннәремдә якты дөньяны күреп яшим. Миңа операция ясаганда ярдәме тигән һәркемгә зур рәхмәтемне әйтәм. Саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә яшәсеннәр, кылган изгелекләре игелек булып әйләнеп кайтсын,- диде Хәкимә әби.

Без Хәкимә әбинең куанычлы хис-кичерешләре өчен бик шатбыз, аңа озын гомер, хәерле имин картлык телибез, дип яза "Саба таннары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев